Бүген мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары, социаль партнерлар белән хезмәттәшлек кысаларында, Теләче №3 балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә экология буенча "Су анасы һәм шүрәле - табигать дуслары" һәм "Урман әкияте"дигән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Спектакль башланыр алдыннан балалар бик дулкынландылар, әмма теге яки бу герой образын бирергә тырыштылар, шуңа күрә тамаша бик матур килеп чыкты. Кунакларга да тамаша бик ошады, алар артистларны алкышларга күмделәр.
2022 елда Юрий Гагаринның галәмгә беренче очуына 61 ел тулды. Шул уңайдан 12 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче укучылар өчен «Мин космонавт була аламмы?» дип исемләнгән конкурс-уен программа үткәрделәр. Башта укучыларга кешенең галәмгә беренче очыуның бөтен дөнья өчен әһәмияте турында сөйләнде. Балалар Белка һәм Стрелка, беренче космонавт – Юрий Алексеевич Гагарин турында белделәр, космонавтика үсеше тарихы турында видеоролик карадылар. Соңыннан интеллектуаль уенда катнаштылар.
Теләче балалар китапханәсе дә бу көнне мәктәпкәчә яшьтәге балаларны («Шаркылдыклар» клубы әгъзаларын) «Гаҗәеп космос дөньясы» дип исемләнгән космик сәяхәткә чакырды.
Кулына каләм алган һәр иҗатчы балаларга атап шигырь язмый калмагандыр. Алар һәркайсы балалар күңелен үзенчә яуларга тырыша. Шулар арасында балалар дөньясын үз нарасыйлары күзлегеннән күрергә тырышкан балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова да бар.
Именно в этот день, в 1945-м, узники Бухенвальда, одного из самых страшных лагерей, прозванного нацисткой фабрикой смерти, узнав о подходе союзных войск, успешно осуществили вооруженное восстание и вышли на свободу. В ходе просмотра презентации «Узники фашизма» детям рассказали о концлагерях гитлеровского рейха, и что за годы Второй Мировой войны через них прошли 18-20 миллионов человек из 30 стран мира, из них более 5 миллионов – граждане Советского Союза. Проводя такие мероприятия, мы сохраняем память о тех страшных событиях и надеемся на то, что подобное больше никогда не повторится в человеческой истории. В завершение мероприятия, отдавая дань уважения погибшим и выжившим людям, учащиеся почтили их память минутой молчания.
10 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсе кысаларында, балалар язучысы Йолдыз Шәрәповага 60 яшь тулу уңаеннан, аның иҗатына багышланган “Хыялый галәм йолдызы” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Катнашучылар аның иҗаты һәм китаплары белән таныштылар. Язучының «Аппак белән шапшак», «Каен алмалары», «Колаклы коймаклар» исемле китапларыннан шигырьләр кычкырып укылды. Аның балалар өчен язылган шигырь һәм хикәяләре рус, инглиз, әзербәйҗан, чуаш, төрек телләренә тәрҗемә ителгән. Йолдыз Шәрәпова балалар күңелен тоя белә. Йөгерек тел белән язылган шигырләрендә юмор, гыйбрәт, моңсулык табигый рәвештә үрелеп бара.
7 апрель көнне Алан авыл китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган "Хәрәкәттә, диләр, бәрәкәт бар - гел йөгерек булсын йөрәкләр!” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвешенең төп нигезләрен, дөрес туклану законнарын, организмны чистарту кагыйдәләрен, төрле авырулар вакытында организмны дәвалау һәм сәламәт яшәү рәвеше күнегүләрен формалаштыру ысулларын чагылдырган әдәбият тәкъдим ителде. Китап укучыларга шушы темаларны тирәнрәк ачып бирергә ярдәм итүче буклетлар һәм искәртмәләр таратылды.
Чигүне татар кызлары аеруча яраткан. Кулъяулык, сөлге, мендәр тышларын чиккәннәр. Егетләргә чиккән кулъяулык бирү иң зур бүләкләрдән саналган. Мондый кул эшләре күбрәк аулак өйләрдә башкарылган. Киләсе буынны халкыбызның гореф-гадәтләре, милли бизәкләре белән таныштыру максатыннан 8 апрель көнне Олы Нырсы мәдәният йорты хезмәткәрләре укучылар белән “Халкымның күңел бизәкләре” дип исемләгән әңгәмә үткәрделәр.
Бүген безнең балалар бакчасында космик бәйрәмгә карата танып-белү сәгате үтте. Аның максаты-мәктәпкәчә яшьтәге балаларны космос белән таныштыру, балаларның космос планеталары турында күзаллауларын киңәйтү һәм безнең илнең беренче космонавты Юрий Гагарин белән таныштыру иде.
Укучыларның космос өлкәсендәге уңышлар турында күзаллауларын киңәйтү, космосны беренчеләрдән булып буйсындыручылар белән горурлану сыйфатлары тәрбияләргә ярдәм итү максатыннан, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Космонавтика көненә багышланган чаралар : 6-9 сыйныф укучылары катнашында “Галәмгә омтылыш” темасына ачык дәрес; башлангыч сыйныф укучылары белән космонавтика тарихы, беренче космонавтлар белән таныштыручы хикәяләр уку; темага багышланган викторина үткәрелде, укучыларның рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды.