ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

12 апрель көнне Шәтке авыл китапханәсендә балалар белән татар балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпованың 60 яшь тулу уңаеннан багышланган «Китапларның якын дусты булсын иде һәр бала» дип исемләнгән шигъри йолдыз яңгыры үткәрелде. Әлеге чара укучыларның активлыгын арттыру һәм балалар китабын популярлаштыру максаты белән оештырылды. Барлык балаларга да Йолдыз Шәрәпованың үзләре яраткан шигырьләренең берсен сөйләргә яки укырга тәкъдим ителде. Китапханәче шагыйрәнең берничә шигъри китабын сайлап алды һәм укучыларга алып укырга тәкъдим итте.

Без бүген Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең Максабаш авылы мәктәпкәчә яшьтәге группада тәрбияләнүче  балалар белән  кисеп ябыштыру шөгелен дә   юл йөрү кагыйдәләрен кабатлап үттек. Башта балаларның  юл билгеләре, светофор турында, аннан соң җәяүлеләр юлы турында булган белемнәрен ныгыттык.Юл билгеләрен  кисеп ябыштырдык. Шөгыль вакытында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган видеоролик та карап үттек. Ахырда балалар үзләренең белемнәрен "Парын тап" уены аркылы беркеттеләр. 

7 апрель көнне Шәтке авылы китапханәчесе балалар бакчасында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган "Мойдодыр бездә кунакта" дип исемләнгән танып-белү дәресе үткәрде. Балалар алып баручыны игътибар белән тыңладылар, ул шәхси гигиена, сәламәт туклану һәм чыныгу кагыйдәләре турында сөйләде. Балалар сәламәт яшәү рәвеше турында күп беләләр һәм сорауларга актив җавап бирделәр: ни өчен даими рәвештә тырнакларны кисәргә, тешләрне чистартырга, зарядка ясарга кирәклеген аңладылар.

Космонавтика Көне-12 апрельдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Безнең балалар бакчасында гадәттәгечә "Космос" көне уза.  Бүген тәрбияләнүчеләр Космос, космонавтлар, йолдызлар, планеталар турында мәгълүмат белән таныштылар. Балалар рәсемнәр, кул эшләре ясадылар.

12 апрель, Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Бу көнне космоска кешенең беренче очуы ясалды.

Бөтендөнья авиациясе һәм космонавтика көне алдыннан, 10 апрельдә, Шармыш авылы китапханәсендә укучылар "Космонавт булырга теләсәгез, күп нәрсәне белергә кирәк!"  дигән исем астында космонавтика тарихына экскурсия ясадылар. Катнашучылар космос өйрәнү тарихын тәкъдим иткән видеоролик карады.

Президент карары   буенча, бүген 12 нче апрель көнне  «Балалар ижат үзәге» базасында Яшь армиячеләр йорты ачылды.

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы да бъген балаларны  «Гаҗәеп космос дөньясы» дип исемләнгән космик сәяхәткә чакырды.

9 апрель көнне Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре   “Әкият сөйлим тыңлагыз!” дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичә барышында балалар Габдулла Тукайның тормышын, әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Укучыларның бөек шагыйрьнең иҗаты буенча ясаган рәсемнәренә күзәтү ясалды.  

Безнең укучылар командасы  Биектау районы Әлдермеш урта мәктәбе укучылары командасы белән көч сынаштылар. Нәтиҗәдә ике команда да үзләренең белемнәренең тирәнлеген, бердәмлек һәм дуслыкларыын күрсәтеп тигез исәпкә ирештеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International