Нәүрүз бәйрәме яз башында елгалар ачылгач, көн белән төн тигезләшкән вакытта бәйрәм ителә. Бәйрәмгә кунак булып Нәүрүзбикә килде. Балалар аңа яз турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар, татар халкының мәкальләрен искә төшерделәр, уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында Карга боткасы белән сыйландылар.
24 март көнне кече сыйныф укучылары өчен «Рус халык әкиятендә кунакта» исемле кычкырып уку оештырылды. Балалар китабы атнасының бурычлары: яшь китап укучыларда әдәби укуга кызыксыну уяту, аларның белемнәрен арттыру, китапка карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, көндәлек укуга кызыксыну уяту.
25 март көнне безнең Теләче 1нче балалар бакчасында бакча мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләр эшчәнлеге элементы буларак балалар бакчаларында балаларга компетентлы психологик яктан ярдәм итү ” темасына район күләм семинар булып узды. Семинар барышында балалар катнашында төрле чаралар күрсәтелде һәм семинарның төп темасын яктырткан чыгышлар ясалды, психологлар тарафыннан мастер- класслар уздырылды. Семинар азагында “ачык микрофон” форматында мөдирләр белән фикер алушы узды һәм районның мәктәпкәчә белем бирү методисты Сәетова А.Н. бу юнәлештә алдагы эш планнар белән таныштырды.
2022 елның 25 мартында Сауш төп гомуми белем бирү мәктәбендә интернет челтәрендә мәгълүмати куркынычсызлыкның бердәм дәресенә багышланган чаралар үткәрелде. Чараларның төп максатлары: балигъ булмаган балаларның һәм аларның ата-аналарының мәгълүмати иминлеген заманча мәгълүмат-телекоммуникация мохитендә үзләрен җаваплы һәм куркынычсыз тоту күнекмәләрен тәрбияләү юлы белән тәэмин итү.
Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Сөлге, кулъяулыгым - милли бизәгем» исеме астында кызыклы экскурсия үткәрделәр. Чара Россиядә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасны саклау елы кысаларында әзерләнде. Мәдәният хезмәткәрләре “Әбиемнең серле сандыгына” экскурсия оештырдылар. Чара барышында балаларга әби-бабайларыбыз киеп йөргән милли киемнәре турында сөйләнде. Катнашучылар татар халкы элек-электән үк кул эше белән дан тотканын белделәр. Әгәр әбиләребез сөлге чиккән булса, безнең бабаларыбыз кәрзин, бишек үрү белән шөгыльләнгәннәр. Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру һәм аларны киләчәк буынга тапшыру максатыннан уздырылган әлеге кичә "Түбәтәй" уены белән тәмамланды.
22.03.2012 22 март көнне Арчаның 5нче гимназиясендә балаларга өстәмә белем бирү һәм тәрбия өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең "Педагог-психолог-2022" дигән һөнәри осталык конкурсының зона этабы узды. Бу бәйгедә безнең Теләче 2нче балалар бакчасыннан педагог - психолог Зиннатова Г.Р. катнашты. Ул үзен мәктәпкәчә яшьтәге балалар психологиясен яхшы белүче белгеч буларак күрсәтеп, бәйгенең барлык этапларында да уңышлы чыгыш ясады.
Укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләү, кеше тормышында китапның зур әһәмияткә ия булуын ачыклау уңаеннан 22 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Вакытның кадерен бел” исеме астында кычкырып укулар сәгате үткәрелде. Укучылар әсәрләрдән өзекләрне бик яратып укыдылар һәм хисләре белән уртаклаштылар. Кычкырып китап уку, укучыларда китап укуга кызыксыну уята, китап укуның нинди әһәмиятле булуын төшендерә. Шулай ук чарада “Тылсымлы китап дөньясы” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
25 мартта Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә информатика укытучысы Низамов И.Ф. тарафыннан «Саннар дәресе» үткәрелде. "Саннар дәресенең" максаты – укучылар арасында мәгълүмати грамоталылыкны арттыру булып тора. Илнур Фәритович укучыларны интернет кулланганганда куркынычсызлык кагыйдәләре һәм мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендәге белгечләрнең эше белән таныштырды.
«Цифр дәресе» проекты — цифрлы күнекмәләргә өйрәтү һәм программалаштыру буенча гадәти булмаган дәресләр сериясе. 25 март көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Интернетта куркынычсызлык” темасына “Цифр дәресе” үткәрелде. Дәрес хәзерге вакытта кирәк булган санлы белемнәрне һәм күнекмәләрне үстерүгә юнәлтелгән. Без цифрлы дөньяда яшибез һәм көн саен зур мәгълүматлар белән очрашабыз. Сыйныф сәгате вакытында укучылар " Челтәрдә куркынычсызлык нәрсә ул?", "Нинди куркынычлар бар?,”Антивируслар ни өчен кирәк?", "Нәрсә ул финанс куркынычсызлыгы?” дигән материаллар белән таныштылар. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар .
Бүген Теләче урта мәктәбенә укучылар белән очрашуга Татарстан Республикасы Теләче район суды рәисе Рамил Гаптерәүеф улы Бикмиев һәм Татарстан Республикасы Теләче район судының судья ярдәмчесе Люция Азат кызы Садриева килде. «Гадел хөкем: А-дан алып Я-га кадәр» проектын гамәлгә ашыру максатыннан оештырылган очрашуда “Минем хокукларым - минем ирегем” (кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре) темасы яктыртылды. Проект укучыларга үз хокукларын һәм гамәлдәге законнарны өйрәнүдә ярдәм итә. Очрашу барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алды. «Гадел хөкем: А-дан алып Я-га кадәр» проекты кысалырында очрашулар дәвамлы булачак.