Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният хезмәткәрләре "Әбиемнең серле сандыгы" дигән фольклор кичә уздырды. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, - ди халык. Әлеге кичә халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны балаларга җиткерү, җыр-биюләр һәм уеннар аша татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан оештырылды.
23 март көнне ТР Мәгариф һәм фән министырлыгы боерыгы буенча мәктәптә "Интернетта куркынычсызлык» темасы буенча «Саннар дәресе» үтте. Бу дәрестә түбәндәге сораулар каралды:
- Интернет челтәрендә куркынычсызлык нәрсә ул?
- Нинди янаулар бар?
- Финанс куркынычсызлыгы нәрсә ул?
- Антивируслар ни өчен кирәк?
Аннан соң укучылар, киберкуркынычсызлык буенча биремнәрне үтәп, тренажерларда белемнәрен тикшерделәр.
Кошлар безнең өчен бик кадерлеләр, алар – гүзәл табигатьнең бер өлеше. Күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү максаты белән 20 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре ”Кошларым, кошкайларым”дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашып, үзләре яраткан кошларын кәгазь битенә төшерделәр.
19 мартта, Шармыш авылы китапханәчесе яшь буында табигатькә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан «По зеленой опушке к библиотечной избушке» күргәзмәсе янында «Почемучки» клубы балалары белән викторина-әңгәмә үткәрде. Катнашучылар урман, аның безнең тормышта әһәмияте турында белделәр, урмандагы төп тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр. Чара урманга һәм анда яшәүчеләренә багышланган викторина белән дәвам итте. Ул «Хоровод деревьев», «Грибная поляна», «Поляна птиц» и «Поляна животных» кебек уен-биремнәрдән торды. Ахырда нәтиҗәләр ясалып кемнең урманны яхшырак белүе ачыкланды.
Утның куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында балаларга әти-әни өйдә,ә балалар бакчасында тәрбияче сөйләргә тиеш. Бүген,безнең Олы Нырсы балалар бакчасында Теләче һәм Саба районнары буенча өлкән инскпектор Тимерханов Л.М. булды һәм балалар белән “Ут белән шаярма” дигән темага әңгәмә үткәрде. Иң беренче янгынны булдырмау өчен бөтен таләпләрне төгәл үтәргә кирәклеген әйтте. Бала кечкенәдән үк нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнен аңлап үсәргә тиеш. Шырпы, электр җиһазларына тимәскә кирәклеген аңлатты. Ленар Марселович әңгәмә вакытында балаларны өстәмә чыгу ишекләре һәм огнетушитель белән таныштырды. Янгын чыккан вакытта якында гына урнашкан ишектән чыгарга, ләкин балалар тәрбияченен, я булмаса башка олы кешенең әйткән сүзен тынларга тиеш икәнлеген исләренә төшерелде. Әңгәмәдән соң, балалар үзләренең белгәннәре белән уртаклаштылар.
Бүген ОБЖ атналыгы уңаеннан мәктәп күләмендә пожар куркынычсызлыгы буенча Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча Эчке эшләр бүлегенең өлкән инспекторы, майор Л.М. Тимерханов катнашуында тревога үткәрелде.
Барлык укучылар да вакытында мәктәптән чыгарга өлгерделәр. Ахырдан Ленар Марселевич "Язгы каникул вакытында үз- үзеңне тоту кагыйдәләре" дигән темага әңгәмә үткәрде.
Балаларың яратып уйный торган уеннарының берсе, бармак уеннары. Безнең Шәдке балалар бакчасында һәр көнне балалар белән бармак уеннары уйнала. Балалар бармак уеннары уйнаганда бармакларын гына ныгытып калмыйлар, алар шигырьләр, санамышлар, әйләнә-тирә предметларны өйрәнәләр. Бу уен барышында баланың вак моторикасы һәм логик фикерләве үсә, игътибары ныгый.
Кар көртләре көләч язгы кояш нурларыннан юл кырыена ышыкланып калды. Алар инде элеккечә аклык белән күзне чагылдырмый, ә тыйнак кына гөрләвеккә әверелеп юкка чыгалар. Көннәр җылы, һавада хуш ис таралса да,яз тулы хокукы белән килергә ашыкмый. Бу хикмәтнең кая яшеренгәнен 21 март көнне Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Нәүрүз бәйрәмендә белделәр. Кышны озату, язны каршы алу бәйрәме нәниләрнең күңеленә хуш килде.
21 нче март көнне 8 нче сыйныф укучысы Вахитов Илназ ( җитәкчесе: Вахитова А. С.) "Пушкин укулары» дип исемләнгән Бөтенроссия ачык иҗади конкурста призер булды. Конкурс Яр Чаллы шәһәрендә үтте.
Су - безнең планетада иң күп таралган матдә. Су - үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Ә сулыклар - барлык тереклек өчен кирәкле суның саклану урыны ул. Судан башка кешеләр дә, хайваннар да яши алмый. Укучыларда су турындагы белемнәрне арттыру, суның әһәмиятен һәм кулланылышын күрсәтү, суга сакчыл караш тәрбияләү уңаеннан 19 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Сихри су көне” дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Укучылар бик борынгы заманнардан ук су иң кадерле һәм иң файдалы эчемлекләрдән саналганын һәм көчле энергиягә ия булуын белделәр. Су начарны да, яхшыны да үзенә сеңдерә. Шул исәптән катнашучыларга суга үзләренең яхшы теләкләрен белдерергә һәм аны эчәргә тәкъдим ителде.