Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында безнеӊ балалар бакчасында ай саен төрле чаралар үткәрелә. Алар балаларга Идел буе халыклары телләренеӊ матурлыгы, кабатланмас үзенчәлекләре, милли аһәӊе турында бәян итәләр. Шундый чараларның берсе булып, регионыбызда яшәүче халыкларның милли орнаментлары буенча узды.
6 март көнне «Батыр» спорткомплексында Теләче муниципаль районы учреждениеләре, предприятиеләре һәм авыл җирлекләре арасында Кышкы Спартакиада булып узды . Әлеге ярышларда балаларга өстәмә белем бирү педагоглары да катнашты һәм призлы урыннар яуладылар:
Өстәл теннисы буенча: ПДО Гатиятов Р. Р. – 3 урын
Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Заһидуллина Л. Р. - 3 урын
Армспорт буенча: ПДО Галимҗанов Р. Р – - 2 урын
2022 елның 6 мартында Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре Рәсәй халыкларының мәдәни мирас елына багышланган «Культурные выходные» акциясенә кушылып, балалар өчен «Солнышко красно, гори, гори ясно» дип исемләнгән май чабу бәйрәмен уздырды. Балалар әлеге бәйрәменең тарихы һәм традицияләре белән таныштылар. Алып баручылар катнашучыларга төрле уеннар, викториналар, күңелле биюләр, спорт ярышлары әзерләде. Чара ахырында бәйрәмгә килүчеләр кайнар самавыр чәе һәм коймак белән сыйланды.
5 нче март көнне балаларны сәламәтләндерү – белем бирү(профильле) үзәге бадминтончылары командасы «Саба-Арена»спорт мәктәбендә узган бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 2 нче зона турында катнашты.
Татар милли ашларын дөньяга танытучы якташыбыз, Олы Кибәхуҗа авылында туып үскән данлыклы пешекче, татар кулинариясе буенча бик күп китаплар авторы Юныс Әхмәтҗановның тууыны быел 95 ел тулды. Шул уңайдан, Казаклар авылы китапханәсендә клуб белән берлектә Юныс Әхмәтҗановның истәлегенә “Татар халык ашлары" дип исемләнгән аш - су осталары бәйгесе узды. Бәйгедә катнашучылар Юныс Әхмәтҗановның рецептлары буенча пешерелгән милли ризыклары белән таныштырдылар, аш - су әзерләү серләре белән бүлештеләр. Шулай ук “Татар халык ашлары”, “Тәмле ашлар җырчысы”, “Табын серләре” дип исемләнгән күргәзмәләр белән таныштылар. Бу бәйгедә Муликова Айсылу пешергән бәлеш 1нче урынга, Рахматуллина Нәсимә апа пешергән пәрәмәч 2 нче урынга, Гобәйдуллина Алсу апа пешергән кош теле 3 нче урынга лаек булдылар.
2022 нче елның 7 нче мартында Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Туган җирдә бәхет, офык киң, кешеләре – гүзәл гөлгә тиң” дип исемләнгән кичә үткәрде. Яраткан әниләр, әбиләр һәм барлык хатын-кызлар өчен музыкаль котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Кичә барышында авылыбызның тыл ветераннары, сугыш чоры балалары хөрмәтенә дә рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр әйтелде. Шулай ук “Җирнең гүзәллеге хатын - кызда” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Бәйрәм кичәсендә булу бәхетенә ирешкән һәркемгә шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф бүләк ителде.
Казаклар авылы китапханәсендә танылган аш-су остасы, татар милли ризыклары турында күпсанлы китаплар авторы, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, якташыбыз Юныс Әхмәтҗановның тууына 95 ел тулу уңаеннан, “Хезмәтем - җан рәхәте” дип исемләнгән буклетлар һәм «Тәмле ашлар җырчысы» дип исемләнгән альбом эшләнде. Бу альбом һәм буклетлар «Якташыбыз Юныс Әхмәтҗановның тууына 95 ел” дип исемләнгән күргәзмәгә куелды һәм киң катлам китап укучыларга тәгъдим ителде.
Ярышларда Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге командасы да катнашты. Спортны үз итүчеләр чаңгыда узышу, аркан тарту, гер күтәрү, бадминтон, шахмат һәм башка ярышларда көч сынашты. Ярышларда Айсылу Мөликова, Гөлшат Даутова призлы урыннар яулады. Җирлегебез командасы бәйгедә 17 команда арасында бишенче урынга лаек булды. Команда составында чыгыш ясаган һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез.
5 мартта өстәмә белем бирү педагогы Рамил Расыйп улы Гатиятов җитәкчелегендә чаңгычылар командасы Ф.К. Гарәфиев истәлегенә багышланган Арча муниципаль районы беренчелегендә катнашты.
Шәхси зачетта урыннар алдылар:
1 урын – Насыйбуллин Азамат
2 урын-Галимова Нәфисә
Теләче районының "Родник" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында озак вакытлы карау системасы кысаларында даими рәвештә план нигезендә «Тәрбияләү мәктәбе» дәресләре үткәрелә. Дәресләр үз-үзләрен тәрбия кыла алмаучы гражданнарның якыннарын, социаль хезмәткәрләрне консультацияләүгә, укытуга һәм кирәкле мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән. Укыту теоретик белемнәрне арттыру һәм практик тәрбия күнекмәләрен үзләштерү буенча төркем белән, шулай ук индивидуаль рәвештә үтүче бушлай шөгыльләнүләрне күздә тота.