2022 елның 7 март көнендә Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Заhидуллина Гөлҗихан Гарифулла кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Гөлҗихан апага Россия Президенты Владимир Путинның hәм Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
8 март көнне районыбызда Донецк Халык Республикасыннан килеп, Казанның «Нехама» тернәкләндерү үзәгендә дәвалау курслары узучы балалар һәм аларның әниләре булып китте. Очрашуны шәхси эшмәкәр Рифкать Шафиков оештырды.
2022 елның 7 март көнендә Үзәк авылында яшәүче тыл ветераны Галиәхмәтов Тимергәли Галиәхмәт улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Тимергәли улына Россия Президенты Владимир Путинның hәм Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
2022 елның 5 мартында Арча шәһәре стадионында Ф.К. Гарәфиев истәлегенә «АРСКМЕТАЛЛ» призына Арча муниципаль районының чаңгы ярышлары узды. Иске Җөри урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Н.Р. Бәдриева әлеге ярышларда 3 урын яулады. Котлыйбыз!
Бүген Олы Тиләҗе башлангыч мәктәбенең 1 Б сыйныф укучылары да укырга, язарга, яхшы булырга, гаделлеккә өйрәткән китапка рәхмәт әйтергә-Әлифба бәйрәменә җыелдылар.Укучылар шигырьләр сөйләделәр,төрле сорауларга ,биремнәргә җавап бирделәр.”Сүз төзе “ уены уйнадылар.Бәйрәм җырлар белән үрелеп барды.
6 март көнне Теләче авылында Теләче муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Кышкы спартакиада» булып узды
Теләче районының “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең сыйфатын тикшерү максатыннан, узып баручы эш атнасында социаль яклау бүлеге начальнигы Галимова Ф.М., үзәк директоры Хайруллина А.И. һәм персонал буенча белгеч Сафина Р.Р. торган комиссия авыл җирлекләренә тикшерү белән чыкты.
«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Гайнетдинова Ф.Т., Хөсәенова Л.З. чираттагы дәресләрен уздырдылар. Бу дәрес көндезге төркемдә социаль хезмәт алучылар белән уздырылды. Чираттагы дәреснең темасы «Өйдә бәйрәм үткәрү» дип аталды. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур бәйрәме - 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне. Дәрес вакытында белгечләр аңлаешлы итеп үз мисалларында бәйрәмгә открытка ясау үрнәкләрен күрсәттеләр. Әзерләгәндә төрле төр эшләү техникасы кулланылды. Үз куллары белән ясалган открытка дәрестә катнашучыларны якын кешеләре өчен искиткеч бүләк булачак.
Көннәрнең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда, диләр. Бу чыннан да шулай бит. Бу сүзләргә өстәп, "Дөньяның бар матурлыгы - Әниләрдә!" дип тә әйтәсе килә. Сез дә килешәсездер бит? Бу көннәрдә, табигатьнең үзгәреш кичергән бер мәлендә, гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәм мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек,сабырлык кебек хатын-кызга хас сыйфатларны чагылдыра кебек. Шуңа күрә дә, әлеге бәйрәм көнен олыбыз, кечебез бик тә, бик тә көтеп алабыз.
4 март көнне Олы Нырсы урта мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укучылары арасында «Лыжня – малышня 2022» ярышлары үтте. Бу ярышта Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары Хасаншин Н., Низамов И., Максабаш башлангыч мәктәбенең 2 сыйныф укучылары Мингазов И., Сунгатуллин И. үз көчләрен сынап кайттылар. Шулай ук укучылар башка мәктәп укучыларының чаңгыда йөрү осталыкларын кызыксынып күзәттеләр. Ярышта катнашкан барлык укучыларны да котлыйбыз. Алга таба да спорт белән дус булсыннар һәм призлы урыннар алуларын теләп калабыз.