ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2022 ел
чәршәмбе

3-5 март көннәрендә Казан шәһәрендә 2008-2009 нчы елгы егетләр арасында «Сабантуй” газетасы  призына Татарстан Республикасы беренчелеге һәм 2006-2007 нче елгы егетләр арасында “Ялкын” журналы призына Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Май чабу бәйрәме турыдан-туры төрле ышанулар белән бәйле. Май чабу атнасында никадәр күбрәк күңел ачсаң, йортка шул кадәр күбрәк уңыш килә, диләр. Бу атнада гадәттә коймак пешерәләр, төрле уеннар, күңел ачулар оештыралар, карачкы яндыралар. Бәйрәм атнасының һәр көне бер исем белән атала һәм аерым традицияләре бар.

4 мартта, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Шармыш авылы китапханәчесе «Любимой мамочке с любовью» дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Китапханәче  бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, катнашучылар әниләре  турында уй-фикерләре белән уртаклашып, шигырьләр сөйләделәр, "Мин әниемне беләмме?" сораштыруында катнаштылар. Зур кызыксыну һәм шатлык хисләре белән балалар әниләренә бүләк  әзерләде һәм үзләренең ихлас теләкләрен язды.

Менә алар арасында татар халык ашларын илгә генә түгел, дөньяга таныткан, татар ресторанын оештыручы, Ленин һәм Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, кулинар хезмәтләре өчен алтын медаль алган татар халык ашлары белгече Юныс Әхмәтҗанов та бар.

Яз белән бергә матур бәйрәм – 8 Март-Халык ара хатын-кызлар көнедә килде. Безнең өчен бу иң яраткан бәйрәм .

Танылган аш – су остасы, татар милли ризыклары турында күпсанлы китаплар авторы, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре Юныс Әхмәтҗановның тууына 95 ел тулу уңаеннан  4 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Күренекле татар ашчысы” исемле түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Юныс Әхмәтҗановның татар милли аш-суларны саклап калуга һәм танытуга керткән өлеше бик зур. Татар ризыклары турында беренче китап та Ю. Әхмәтҗанов тарафыннан языла. Юныс Әхмәтҗановның китапларыннан  “Хезмәтем – җан рәхәте” исемле темага күргәзмә куелып, уңган хуҗабикәләр,  аш – сөючеләр өчен тәкъдим ителде. Юныс Әхмәтҗановның  китабы күптән инде һәр хуҗабикәнең өстәл китабына әйләнде.

Спорт - ул яшәү рәвеше. Һәр кеше сәламәт һәм нык булу өчен дус булырга, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Балачактан спорт белән шөгыльләнүче кеше көчле, җитез, сәламәт һәм тәвәккәллеккә әйләнә. 4 нче март көнне, шушы максатны күздә тотып, башлангыч сыйныфта укучы бер төркем яшь чаңгычыларыбыз Олы Нырсы урта мәктәбе базасында үтүче  "Нәниләр чаңгы юлы" район ярышында катнашып кайттылар.

Олы Мишә урта мәктәбендә 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне җитү уңаеннан 5-11 нче сыйныф кызлары арасында  “Ягез әле, кызлар!” ярышы уздырылды. Бәйгедә “Ландышлар” һәм “Татарclub” командалары катнашты. Кызлар  үз көчләрен аш-су, логик фикерләү, артистлык осталыгында сынадылар. Жюри исәпләре буенча бәйгедә  “Ландышлар” командасы җиңеп чыкты.Котлыйбыз!

Тиздән 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне килеп җитәчәк. Бу көн кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары, матур  чәчәкләр белән бизәлә. Баландыш төп мәктәбендә 5 март көнне, бу бәйрәмне хөрмәтләп, " Ягез әле, кызлар!» ярышы үкәрелде. Конкурста 1-2 нче сыйныф укучыларының әниләре һәм 8-9 нчы сыйныф  кызлары ярышты. Чарада катнашучылар төрле конкурсларда көч сынашты. Әниләребез һәм кызларыбыз безне үзләренең иҗадилыклары, зирәклекләре, тапкырлыклары белән сөендерделәр, тамашачыларның кәефләрен күтәрделәр. Бәйрәм бик күңелле тәэсирләр калдырды.

Китап уку сүз байлыгын арттыра, кешеләр белән аралашырга ярдәм итә, үз–үзеңә ышанычны арттыра, хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшырта. Шул уңайдан Урта Мишә авылы китапханәсе “Әйдәгез дуслар, әкиятләрнең юбилеена ашыгыйк” дип исемләнгән республика акциясендә катнашты. Бу көнне авыл китапханәсенә мәктәп укучылары килде. Бу чарада балалар 2022 елда юбиляр чит ил язучыларының әкиятләрен укыдылар: Антуан де Сент-Экзюпери “Маленький принц”,  Шарль Перро "Кот в сапогах", Ханс Кристиан Андерсен "Новое платья короля”.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International