ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 5 мартында Теләче муниципаль районы делегациясе Казан шәһәрендә урнашкан С.Сәйдәшев имесендәге зур концерт залында, Халыкара хатын-кызлар көненә һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы чарасында катнашты.

   4 март көнне Теләче җирлекара китапханәсендә якынлашып килүче 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Хатын-кыз – милләтнең җаны” дип исемләнгән кичә уздырылды. Әлеге кичәгә  бүгенге көндә  уллары хәрби хезмәттә булган, районның төрле авылларында яшәүче солдат әниләре чакырулы иде. Тәбрикләү сүзе белән кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы  ачып җибәрде.

Китап уку сүз байлыгын арттыра, кешеләр белән аралашырга ярдәм итә, үз–үзеңә ышанычны арттыра, хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшырта. Китап уку иҗади шәхес булырга ярдәм итә. Шул уңайдан 3  март көнне Баландыш  авылы китапханәсендә    4 нче сыйныф укучылары белән «Туган телдә халык әкиятләре укыйбыз»  дигән  әдәби сәгать  үткәрелде.

Олы Мәтәскә балалар бакчасында ,балалар һәм әти- әниләр белән бәйрәм уңаеннан "Күңелле стартлар" оештырылды. Балалар әти- әниләренә һөнәрләрен күрсәттеләр, шигырьләре,  җыр- биюләре белән сөендерделәр. Ә инде әти - әниләр  тапкырлыкта, җитезлектә, көчлелектә көч сынаштылар. Төрле спорт уеннарында актив катнаштылар. Бәйрәмебез бик күңелле узды. 

Спорт-ул яшәү рәвеше. Һәр кеше сәламәт һәм нык булу өчен дус булырга, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Балачактан спорт белән шөгыльләнүче кеше көчле, җитез, сәламәт һәм тәвәккәллеккә әйләнә.

 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 1 март көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре  берләшмәгә йөрүче балаларга “Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!” дип исемләнгән мастер-класс үткәрде.  Укучылар фантазияләрен җигеп әниләренә бәйрәм открыткалары ясады һәм китап-журналлардан эзләнеп, җылы теләкләрен язды.

4 март көнне Мамадыш шәһәрендә егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча  ачык турнир узды. Теләче, Балтач, Саба районнары, Кукмара, Мамадыш, Алабуга шәһәрләреннән яшь спортсменнар катнашкан әлеге турнирда безнең спорт мәктәбе егет-кызлары да катнашып кайтты. Яхшы гына уңышлары да бар. Котлыйбыз аларны!

4 нче март көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә  "Әлифба белән саубуллашу"  һәм "Эзтабарга кабул иту” бәйрәме  булып үтте. 1 нче сыйныф укучылары белем дөньясындагы  беренче  җиңүләрен бәйрәм  иттеләр. Бәйрәм җыр, бию, шигырьләр, уеннар  белән бергә үрелеп барды. Балалар “ Белем” иленең  “Әлифба”, “Азбука”, “Математика” тукталышларында булып, төрле биремнәрне башкардылар, әти-әниләре, иптәшләре алдында тырыш булырга, ялкауланмаска, дус-тату булырга сүз бирделәр.Бәйрәмнең икенче өлешендә 1 сыйныф укучыларын Татарстан эзтабарлары сафларына кабул итү тантанасы булды. Алар өчен Равилә Исмагиловна җитәкчелегендә 5-8 сыйныф укучылары җыр,бию, уеннар белән  бәйрәм оештырдылар. Яшь эзтабарлар шигырьләр сөйләделәр,  эзтабарлар өчен кагыйдәләр белән таныштылар.

3 март көнне,  Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре белән берлектә “Тату гайлә” дигән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә 14 гаилә катнашты. Балалар әтиләренә, әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр бүләк иттеләр. Иң кечкенәләребез дә “Матрешка” биюен биеделәр. Кичәнең икенче өлеше төрле ярышлар белән үтте. Әти-әниләр ике командага бүленеп “Сазлыктан чыгу”, шар шартлату, шарны аяк белән этеп билгеле араны үтү, әниләр арасында шакмак алу буенча җитезлектә ярышу, әтиләр арасында иң күп акча җыю ярышларында катнаштылар, сорауларга җаваплар бирделәр, мәкальнең ахырын әйттеләр , “Шалкан” әкиятен яңача сәхнәләштерделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте, барыбызга бик ошады. Алга таба да шулай бәйрәмнәрне бергәләп үткәрегә язсын дигән теләктә таралыштык.

Гүзәл кошлар үзләренең матурлыклары, күңелгә ята торган җыр-моңнары белән күңелебезне күтәрә.  Кошларны, табигатьне саклау йөзеннән Күкчә авыл мәдәният хезмәткәрләре төрле түгәрәкләргә йөрүче балаларга   кошларга җимлек ясарга өйрәттеләр. Без кошларга ярдәм итеп, аларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик. Балалар үзләре ясаган җимлекләрне агачларга элеп куйдылар. Кошларның җимлеккә килеп ризык белән тукланганнарын күзәтеп тордылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International