ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2022 ел
чәршәмбе

Балалар бакчасында Май чабу бәйрәмен уздыру – балалар белән вакытны күңелле үткәрү өчен һәм халыкларның гореф- гадәтен,тарихын өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек. 3 нче март көнне Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркемендә Май чабу бәйрәме билгеләп үтелде. Балалар төрле уеннар уйнадылар,җырладылар. Бәйрәм тәмле коймак ашау белән төгәлләнде.

Бу көнне кешеләрнең җыелып китап укуы хуплана. Айдар авыл китапханәсе дә Республика балалар китапханәсе үткәргән «Поспешим друзья скорей к сказке мы на юбилей» акциясенә кушылды. Башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Минем яраткан китапларым-2022 ел юбилярлары” дип исемләнгән чара узды. Укучылар Антуан де Сент-Экзюпери “Маленький принц», Ш.Перро «Золушка», «Кот в сапогах», Б.Гримм «Заяц и еж» әкиятләрен кычкырып укыдылар. Китап уку сүз байлыгын, үз-үзенә ышанычны арттыра кешеләр белән аралашырга ярдәм итә, хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшырта.

Әлеге көн кысаларында Айдар авыл китапханәсендә  мәдәният йорты белән берлектә урта һәм өлкән яшьтәге мәктәп укучылары өчен "Бер ялгыш адым һәм...бер гомер" дип исемләнгән мәгълүмати әңгәмә үткәрелде. Чара барышында яшьләр, фельдшер белән бергәләп, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, күңелгә ятышлы шөгыль табу, спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклар кулланмау турында фикер алыштылар. Китапханәдә «Наркомания - киләчәксез тормыш» күргәзмәсе оештырылып, кешелекнең глобаль проблемасы буларак наркоманиягә багышланган әдәбият тәкъдим ителде. Очрашу ахырында китапханәче яшьләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт, китап уку белән шөгыльләнергә, авырлыкларга һәм авыр тормыш хәлләренә каршы торырга өйрәнергә чакырды.

В самом разгаре декларационная кампания по налогу на доходы физических лиц, которая с учетом выходных и праздничных дней продлится до 4 мая 2022 года. Многие налогоплательщики уже посетили инспекции республики, чтобы заявить о доходах, полученных в 2021 году.

Чаще всего к специалистам налоговых органов обращаются с вопросом, установлена ли законом сумма выигрыша, с которой не нужно платить налог.

10 марта 2022 года в 10:00 часов УФНС России по Республике Татарстан в связи с принятием Федерального закона №17-ФЗ от 25.02.2022 «О проведении эксперимента по установлению специального налогового режима «Автоматизированная упрощенная система налогообложения» проведет бесплатный вебинар для налогоплательщиков на тему: «Актуальные вопросы, возникающие у налогоплательщиков в части применения нового налогового режима «Автоматизированная упрощенная система налогообложения» (АУСН)».

        

Дав свое согласие на информирование, налогоплательщик сможет получать информацию о задолженности по налогам в виде СМС-сообщений на телефон или E-mail писем на электронную почту. Рассылка осуществляется не чаще 1 раза в 3 месяца.

«Граждане, получившие доходы от продажи или получения в дар имущества, а также сдачи имущества в аренду обязаны до 30 апреля представить декларацию 3-НДФЛ. Подробнее на сайте nalog.gov.ru.».

4 март көнне Теләче муниципаль районының ӨБМБҮ «Балалар иҗат үзәге» «Күргәзмәләрдә катнашу нәтиҗәлелеген арттыру» темасына семинар уздырды. Семинарда мәгариф учреждениеләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты. Балалар иҗат үзәгене тәрбия эшләре буенча методисты Ибраһимова Эльза Зариф кызы «Без бергә» милли балалар халык иҗаты фестиваленә әзерлек буенча чыгыш ясады. Өстәмә белем бирү педагогы Галимҗанова Фәния Габдулхак кызы "Күргәзмә экспозициясен дорес урнаштыру”  дигән тема буенча чыгыш ясады, ә Вохмина Гөлия Рашатовна    “Гаилә осталары династиясе”  темасы буенча чыгыш ясады.

Әңгәмәдән соң һәр кунак Ю.Әхмәтҗановның рецептларын кулланып әзерләнгән ризыгын күрсәтте. Ә чара чәй табыны белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International