ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2022 ел
чәршәмбе

     Спорт кеше тормышында бик мөһим урынны алып тора. Спорт ул - яшәү рәвеше. Һәрбер кеше сау-сәламәт һәм нык булу өчен спорт белән дус булырга, шөгыльләнергә тиеш. Кечкенәдән үк спорт белән дус булган кеше көчле, җитез, сәламәт  һәм тәвәккәл була.

8 март - яраткан һәм иң якын кешеләребезне, кадерле әниләребезне һәм әбиләребезне котлый торган көн. Теләченең  3нче  номерлы балалар бакчасы балалары үзләренең яраткан әниләре һәм әбиләре өчен бәйрәм концертлары әзерләделәр: аларны шигырьләр белән котладылар, җырлар җырладылар, биеделәр. Әниләр, әбиләр "Әйдәгез җырлыйк"дигән конкурсларда бик теләп катнаштылар. Балалар да, бәйрәм кунаклары да яхшы кәеф алдылар, ә балалар елмаюлары безнең әниләрне һәм әбиләрне сөендерделәр.

3 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә  берләшмәгә йөрүче балалар белән песиләр көне уңаеннан “Минем йомшагым” дип исемләнгән рәсем конкурс үтте. Балалар узләренең яраткан песиләрен күз алдына китереп фантазияләрен кушып рәсемнәр ясадылар.

3 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре   тыл ветераннарының өйләренә барып якынлашып килүче  8 март халыкара хатын-кызлар көне белән  тәбрикләделәр. Алар ветераннарның  хәлләрен сораштылар. Безнең бу очрашуыбыз ”Җылы сүз җан азыгы”-дип аталды. Ветераннарыбыз сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татуларын ,    үгез җигеп сабан сөрүләрен,тездән ерып орлык ташуларын,ат урынына эшләүләрен, ачлыкның үзәкләренә үтүен ачынып сөйләделәр.  Алар Җиңү көнен якынайтучылар. Бу тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез. Сезнең батыр хезмәтегезне һичкайчан онытмабыз.

Яз белән бергә безгә матур бәйрәм – 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне дә килде. Бу көн кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары, матур  чәчәкләр белән бизәләчәк. Мәктәптә  бу көнне хөрмәтләп " Ягез әле, кызлар!»уены үкәрелде. Конкурста безнең мәктәпнең 8-11 сыйныф кызлары катнашты.

Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.

Олы Мәтәскә балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча  тикшерү үткәрелде. Тикшерүне Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең баш белгече, эчке хезмәт подполковнигы Хәкимуллин Л.М.алып барды. Ул балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре белән инструктаж үткәрде. Инспектор мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән теоретик дәрес үткәрде, аның барышында балаларга фатирда янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерде. Барлык хезмәткәрләргә балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эш планын тормышка ашыру буенча эшне үз вазифаларына туры китереп дәвам итәргә, балалар бакчасы бинасында һәм территориясендә янгынга каршы режимны төгәл үтәргә куштылар.

Шәдке балалар бакчасында, балалар тәрбияче апалары белән котлау открыткалар ясадылар. Чөнки  әни өчен иң яхшы бүләк – ул балаларның үз куллары белән ясаган эшләнмәләре.  Открыткалар бик үзенчәлекле һәм матур килеп чыкты

Район жирлегендэ килэсе техник карау вакытына трактор хэм тагылма арбаларны эзерлэу эшлэре бара. Агымдагы елнын 2 март коненэ «Алан» ЖЧШ 32 – берэмлектэн, 9 трактор ремонтланып, техник карауга эзерлэнеп, вакытлыча саклауга куелган. Моннан тыш 10 берэмлек техника кондэлек эштэ кулланышта. Э калганнары буенча  унай  нэтижэлелектэ  тиешле ремонт эзерлек эшлэре бара.

3 мартта "Тынычлык сакчылары" он-лайн ачык дәресе үткәрелде. Эфир Украинаны азат итү миссиясенә багышланган иде. Проект Россия Мәгариф министрлыгы инициативасы белән әзерләнде. Ачык дәрестә Россия белән Украинаның уртак тарихы, традицияләре һәм бәйрәмнәре, мәдәни мирасы хакында сөйләделәр. НАТО ның безнең ил мөстәкыйльлегенә куркыныч тудыруы хакында искәрттеләр. Дәрес ялган мәгълүматны чыныннан аерырга ярдәм итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International