Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Шул уңайдан, Казаклар авылы китапханәсендә терроризм һәм экстремизм очракларын кисәтү максатыннан, “Таныш булмаган кешеләрдән саклан” темасына буклет эшләнде һәм күзәтү ясалды.
1 март көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән 8 март халык-ара хатын -кызлар көне алдыннан “Кояш гомере телим мин ,әнием сиңа!” дип исемләнгән девиз астында бәйрәмгә бүләк әзерләделәр.Укучылар әниләренә җылы теләкләрен яздылар һәм шигырьләр ятладылар.
Гүзәл кошлар үзләренең матурлыклары, күңелгә ята торган җыр-моңнары белән күңелебезне күтәрә. Кошларны, табигатьне саклау йөзеннән Күкчә авыл мәдәният хезмәткәрләре төрле түгәрәкләргә йөрүче балаларга кошларга җимлек ясарга өйрәттеләр. Без кошларга ярдәм итеп, аларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик. Балалар үзләре ясаган җимлекләрне агачларга элеп куйдылар.Кошларның җимлеккә килеп ризык белән тукланганнарын күзәтеп тордылар.
Урта Мишә авылы китапханәсе Ростов өлкәсе Красносулино җирлекара үзәк китапханәсе оештырган «Нина Павлова китапларын укыйбыз» дип исемләнгән VI Төбәкара акциядә катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде. Акциянең максаты - балалар укуын алга этәрү, экологик тәрбия бирү һәм язучы Нина Михайловна Павлова иҗатын популярлаштыру. Шул уңайдан узган әдәби чарада китапханәче укучыларны Н.М. Павлованың кыскача биографиясе белән таныштырды. Балалар «Хитрый одуванчик», «Живая бусинка», «Мышонок заблудился» исемле әкиятләрен кычкырып укыдылар. Нина Павлованың китаплары балаларда үсемлекләргә һәм хайваннарга сакчыл караш тәрбияли, табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәтә.
Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Шул уңайдан, Казаклар авылы китапханәсендә терроризм һәм экстремизм очракларын кисәтү максатыннан, “Таныш булмаган кешеләрдән саклан” темасына буклет эшләнде һәм күзәтү ясалды.
1 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә “Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан “Наркотикларга урын булмасын” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәнең төп максаты: укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә төрле китаплар, буклетлар куелды. Китап укучылар тематик әңгәмәдә катнашып, анкета сорауларына җаваплар бирделәр.
Алар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.Балалар бакчасында без дә балалар белән төрле җырлы-биюле уеннар уйнарга яратабыз."Наза", "Чума үрдәк-чума каз"."Капкалы". "Ак калач" уеннары безнең балаларның яратып уйнаган уеннары.
Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Замана афәтеннән сакланыйк" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чараның максаты: яшьләр арасында наркоманияне кисәтү буенча эш алып бару, наркотикларга карата нәфрәт уяту, яшь буында сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү. Китапханәдә укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
1 март көнне Теләче балалар китапханәсендә «Татар балалары язучысы Ләлә Гыймадиева иҗаты» буенча әдәби сәгать үткәрелде. Анда «Гөрләвек» клубы әгъзалары катнашты. Чара барышында балалар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды, авторның «Ике әни һәм бер математика» китабыннан хикәяләре кычкырып укылды һәм фикер алышу оештырылды.
1 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә берләшмәгә йөрүче балалар белән Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан “Наркотикларга урын булмасын” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең төп максаты: укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә төрле китаплар, буклетлар куелды. Китап укучылар бик актив әңгәмәдә катнашып , анкета сорауларына җаваплар бирделәр.