ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2022 ел
шимбә

Шул уңайдан, 27 февраль көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре  китапханәгә “Җәүһәр” ансамбленә йөрүчеләрне  “Талы – талы, талы бөгелеп тора” дип исемләнгән кичәгә җыйдылар. Кичәдә халкыбызның онытылып барган кәрҗин үрү йоласы искә төшерелде. Китапханәче кунакларны кәрҗиннәрнең килеп чыгу тарихы,  төрләре, кәрҗиннәр  турындагы кызыклы фактлар белән таныштырды.  Кәрҗин үрү  буенча мастер-класс күрсәтелде.  Әлеге кичә халкыбызның милли йолаларын саклап калу максатыннан үткәрелде.

Гражданлык-патриотик тәрбия бирү юнәлешендә күпкырлы эшләр оештырыла. Бу чараларның асылы - туган илгә мәхәббәт тәрбияләү. Балаларга дөрес тәрбия бирү өлкәсендә  күптөрле алымнар кулланыла. Соңгы вакытта укыту-тәрбия өлкәсендә яңалык булып килеп кергән информацион технологияләр никадәр алдынгы, отышлы, уңайлы булса да, вакыйгаларны, гадәттән тыш хәлләрне, хәрби конфликтларны, сугышны үз күзләре белән күргән, анда катнашкан ветераннар белән танышу актуальлекне югалтмый.

Май чабу-иң күңелле, шау-шулы, яраткан халык бәйрәме. Май чабу атнасында кешеләр кышны озаталар һәм язны каршы алалар. Бу бәйрәмнең символы булып кояш, коймак һәм Май чабу карачкысы санала. Бүген ,безнең Лесной бакча балалары башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә Май чабу бәйрәмендә катнаштылар. Төрле-төрле уеннар уйнадылар,ярыштылар,ә инде иң соңыннан балалар коймак белән сыйландылар .

Бу күңел ачу ел саен үткәрелә, һәм инде балалар өчен традициягә әйләнде. Быел да балалар Масленица бәйрәмендә катнаштылар. Бәйрәмдә балалар кышны озаттылар һәм язны каршы алдылар. ... Күңелле конкурслар беркемгә дә күңелсезләнергә ирек бирмәде! Яз һәм кояш символы булып коймак тора! Соңыннан балалар рәхәтләнеп тәмле һәм купшы коймак белән сыйландылар.

Балалар иҗат үзәгенең “Видеога төшерү” түгәрәгенә йөрүче балалар Сергей Васильевич Чернышев истәлегенә багышланган «Унынчы муза» Бөтенроссия яшь кинематографистлар бәйгесенә социаль ролик төшерделәр.

Җитәкчеләре  Шаипова Раъно  укучыларны кызыклы һәм файдалы әйберләр ясарга өйрәтә. Бүген алар  әниләренә 8 Мартка бик матур бүләкләр әзерләделәр.

Йола буенча, аны  җырлар, биюләр, уеннар белән билгеләп үтәләр. Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре "Масленица хороша широка ее душа" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Китапханәче бәйрәмнең тарихы белән таныштырды.   Чара «Перенеси блины», «Самый ловкий», «Сложи слово», «Угости своими блинами» дигән уеннар һәм конкурслар белән дәвам итте. Һәм тәмле коймак белән чәй эчеп тәмамланды.

1 март көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре  берләшмәгә йөрүче балалар белән 8 март халык-ара хатын -кызлар көне алдыннан “Кояш гомере телим мин ,әнием сиңа!” дип исемләнгән девиз астында бәйрәмгә бүләк әзерләделәр.Укучылар әниләренә җылы теләкләрен яздылар һәм шигырьләр ятладылар.

Гүзәл кошлар үзләренең матурлыклары, күңелгә ята торган җыр-моңнары белән күңелебезне күтәрә.  Кошларны, табигатьне саклау йөзеннән Күкчә авыл мәдәният хезмәткәрләре төрле түгәрәкләргә йөрүче балаларга   кошларга җимлек ясарга өйрәттеләр. Без кошларга ярдәм итеп, аларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик. Балалар үзләре ясаган җимлекләрне агачларга элеп куйдылар.Кошларның җимлеккә килеп ризык белән тукланганнарын күзәтеп тордылар.

Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң  әһәмиятлесе - уеннар.

Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Алар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.Балалар бакчасында без дә балалар белән төрле җырлы-биюле уеннар уйнарга яратабыз."Наза", "Чума үрдәк-чума каз"."Капкалы". "Ак калач" уеннары безнең балаларның яратып уйнаган уеннары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International