ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2022 ел
шимбә

Урта Мишә авылы китапханәсе Ростов өлкәсе Красносулино җирлекара үзәк китапханәсе оештырган «Нина Павлова китапларын укыйбыз» дип исемләнгән  VI Төбәкара акциядә катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде. Акциянең максаты - балалар укуын алга этәрү,  экологик тәрбия бирү һәм язучы Нина Михайловна Павлова иҗатын популярлаштыру.  Шул уңайдан узган әдәби чарада китапханәче укучыларны Н.М. Павлованың кыскача биографиясе белән таныштырды. Балалар «Хитрый одуванчик», «Живая бусинка», «Мышонок заблудился» исемле әкиятләрен кычкырып укыдылар. Нина Павлованың китаплары балаларда  үсемлекләргә һәм хайваннарга сакчыл караш тәрбияли, табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәтә.


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

28 февраль көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә  1-6 сыйныф укучылары белән берлектә , "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" темасына очрашу булды. Очрашуда  ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы катнашты. Гүзәл Ягафарова юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау буенча  укучылар белән җанлы әнгәмә алып барды.

2022 елның 28 февраль көнендә Алга авылында яшәүче тыл ветераны Гимадеева Саймә Билал кызына  95 яшь тулды. Шул уңайдан Саймә  апага Россия  Президенты Владимир Путинның hәм Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп, Шәтке авыл китапханәсендә  балалар белән “Туган телем – иркә гөлем” дигән танып-белү сәгате үткәрелде. Балаларга татар теленең орфографиясе һәм фразеалогик әйтемнәр турында сөйләнде. Китап-күргәзмә ясалды.

28 февраль  көнне Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә патриотик айлык кысаларында строй җырлары конкурсы уздырылды. Жюри командаларны җырларны башкару сыйфатына, атлау техникасына карап бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынга 8 сыйныф, икенче урынга 10 сыйныф, өченче урынга 11 сыйныф лаек дип табылды. Урта сыйныфларда икенче урын 6 сыйныфка, 3 урын 5 сыйныфка бирелде.

Сауш авылы китапханәсендә «Туган телем - иркә гөлем» дип исемләнгән тематик кичә оештырылды. Кичәдә күп кенә язучыларыбызның туган телебезгә багышлап язылган шигырьләре укылды, җырлар башкарылды. Туган тел темасына багышланган презентация күрсәтелде. Китапханәдә “И туган тел, и матур тел” китап күргәзмәсе куелды.

25 февраль көнне Сауш төп мәктәбендә " Таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре»дигән темага сыйныф сәгате узды Әлеге чараның максаты булып балаларны таныш булмаган кешеләр белән очрашканда үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтү торды.

 

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен даими рәвештә гражданлык һәм хәрби-патриотик юнәлеш алып баручы чаралар оештырыла. Мәктәптә яшь буында хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча айлык планы эшләнде, ул үсеп килүче буында үз Ватаннарына мәхәббәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

25.02.2022  Олы Нырсы урта мәктәбендә 6-10 нчы сыйныф укучылары өчен, хәрби-патриотик котлау һәм күңел ачу айлыгы кысаларында, КВН үткәрелде.

Агымдагы елның 25-27 февралендә Казан шәһәрендә бадминтон буенча Татарстан Республикасының шәхси һәм команда беренчелеге узды. Бу ярышта өстәмә белем бирү педагоглары, Җаббаров Алмаз Фоат улы, Шәяхмәтов Шамил Альберт улы, Галимҗанов Рәмис Рафис улы, Нәҗметдинов Әсгать Тимершәех улы җитәкчелегендә 15 бала катнашты.

2022 нче елның 27 нче февралендә Кукмара шәһәрендә 2011 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында өстәл теннисы буенча «Хыял» Кукмара лигасы ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда 7 команда, шул исәптән балалар сәламәтләндерү - белем бирү (профиль) үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Рамил Расыйп улы Гатиятов командасы да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International