Татар халык ашларын илгә генә түгел, дөньяга таныткан, татар ресторанын оештыручы, Ленин һәм Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, кулинар хезмәтләре өчен алтын медаль алган татар халык ашлары белгече Юныс Әхмәтҗановның туган көне. Юныс Әхмәтҗанов 1927 елда Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында туган. Исән булса аңа 95 яшь тулган булыр иде. Һәр елның 28 февралендә, Бөтендөнья татар кухнясы көнен билгеләп үтәләр. Бу традициягә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы да бик теләп кушылды. Бүген без якташыбыз Юныс Әхмәтҗановның тормыш юлын, эшчәнлеген тагын бер кат балаларга сөйләдек. Бакчабызда пешерелгән татар халык ашларын балалар белән бергәлектә дә әзерләргә өйрәндек.
Иске Җөри авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телем - тылсымлы тел, җанга рәхәт, ягымлы тел” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Әлеге чарада 7-8 сыйныф укучылары катнашты. Балалар китапханәченең телнең безнең көндәлек тормышыбыз, тарихыбыз, мәдәниятебез турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар . Укучылар “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” командасына бүленеп “Уйла һәм әйт”, “Дөрес җавапны тап”, “Мәкаль төзү”, “Шигырьне тап” уеннарында катнаштылар, туган тел турында шигырьләр укыдылар. Әлеге чараныӊ максаты - укучыларда туган телгә мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү иде.
Укучылар китапханәдә әлеге бәйрәмгә куелган китап күргәзмәсе белән дә таныша алдылар.
26 февраль көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенен 11 сыйныф укучылары белән “Иррациональ тигезләмәләр” дигән ачык дәрес уткәрелде. Дәресне Лобачевский исемендәге математика һәм механика институтының 5 курс студенты Афзалова Әлфия Илнат кызы үткәрде. Ул Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә практика уза. Укучылар бик күп яңа мәгълүмат алдылар. Тигезләмәләр чишү алымнары белән якыннан таныштылар. Дәрес бик кызыклы, мавыктыргыч узды.
25-27 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә 2004-2005 нче елгы егетләр арасында «Татарстан яшьләре” газетасы призына Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Барлыгы 31 команда, 250 спортчы катнашкан әлеге беренчелектә безнең спорт мәктәбе көрәшчеләре дә булып кайтты. Гомумкоманда урыннары буенча Теләче командасы 7 урында. 85 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Үзәк урта мәктәбе укучысы Шигабиев Альмир 3 урынны яулады.
Теләче районының "Родник" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында озак вакытлы карау системасы кысаларында даими рәвештә план нигезендә «Тәрбияләү мәктәбе» дәресләре үткәрелә. Дәресләр үз-үзләрен тәрбия кыла алмаучы гражданнарның якыннарын, социаль хезмәткәрләрне консультацияләүгә, укытуга һәм кирәкле мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән.
Ә безнең гөрләп чәчәк аткан Ватаныбыз, бөтен дөньяга билгеле булган татар телебез бар. 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга җиткерү макстатыннан оештырылган. Әлеге датага карата Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Тел – халыкның тәүбәсе” исемле әдәби сәгать үткәрделәр. Чарада укучылар бик актив катнаштылар, “Мәкальне дәвам ит”, “Табышмакка җавап тап”, “Тизәйткечләр”, “Сынамышлар” һәм башка сорауларга җаваплар таптылар. “Дөньяда иң-иң матур тел - ул минем туган телем" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
24 февраль көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Хөсәенова Л. З. социаль хезмәт алучылар белән «Безнең ярдәмчебез - клавиатура» темасына дәрес үткәрде.
Безнең районнан Теләче һәм Үзәк урта мәктәпләреннән 6 укучы катнашты. Теләче урта мәктәбе укучылары Фаляхиева Сәгидә, Фаляхиева Газизә, Фаляхиева Зөбәйдә һәм Тимербаева Динә призерлар булдылар. Укучыларны һәм укытучыларны котлыйбыз!
Оборона-массакүләм һәм хәрби-патриотик эш айлыгы кысаларында 26 февраль көнне МБГБУ – Сауш төп мәктәбендә Калашников автоматын җыю/сүтү һәм пневматик коралдан ату буенча ярышлар узды. Ярышта 7-9 сыйныф укучылары катнашты . Ярышларны үткәрү максаты - яшьләрдә актив гражданлык позициясе формалаштыру, яшь буынны патриотизм рухында тәрбияләү, укучыларны Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәткә әзерләү дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү, спортның хәрби-гамәли төрләрен популярлаштыру һәм үстерү, гражданнарны физик һәм рухи-әхлакый тәрбияләү.
Чара барышында алар авылдашларын кайнар чәй, коймак һәм пылау белән сыйладылар.Барлык катнашучылар да спартакиаданың барлык этапларын да үзләрен бик уңышлы үттеләр. Призларга, тамашачылар симпатиясенә лаек булдылар.