ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Максабашская сельская библиотека совместно с СДК провела в начальной школе тематический час “Үз ана телем – минем өчен иң матур тел”. Учащиеся ознакомились с историей родного языка, пословицами, загадками, поговорками о родном языке, прочитали стихи выдающихся поэтов. В конце мероприятия хором была исполнена песня “Туган тел”.

 26 февраль көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре  югары сыйныф укучылары арасында эчкечелекне кисәтү,алкоголь  куллануга каршы һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау  максатыннан “Хәмерне юлдаш итеп сайлама”дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр.Укучыларга эчкечелекнең ни дәрәҗәдә  аяныч хәлгә китерүен аңлаттылар.

Бу күптөрлелекне аңларга һәм үз сайлауыңны ясарга җиңелме? Үз юлыңның башлануын билгеләргә һәм гомер буена һөнәр сайларга?

Шармыш авыл клубында яшьләр белән яшьләр белән әңгәмә узды: «Нәрсә ул коррупция? Аның белән ничек көрәшергә?"   

Яшьләр арасында «Коррупция турында нәрсә белергә кирәк? " дигән Буклет-белешмәлек әзерләнде һәм таратылды. Аннары түгәрәк өстәлдә катнашучылар «Коррупция» стенды материаллары белән таныштылар. Коррупциягә каршы берничә видеоролик карадык, кроссворд чиштек. Сөйләшү бик кызыклы һәм файдалы булды.

25 февраль көнне җирле үзидарә депутатлары - Шармыш авыл клубы мөдире Тарасова Е. И. һәм авыл фельдшеры Тимерханов Ф. К. Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүенын 30 еллыгына багышланган "Мин - гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым» дигән парламент дәресендә катнаштылар.

Әңгәмәне клуб формированиеләрендә катнашучыларга дипломнар һәм зур булмаган бүләкләр тапшырудан башладылар:

* Пашагина Романга Бөтенроссия балалар иҗат конкурсында 1 урын өчен;

* Бирюкова Дарина «чагылыш» Халыкара конкурс – фестивалендә катнашкан һәм 2 дәрәҗә лауреат дипломын алган.

 Котлыйсы һәм киләчәктә дә уңышлар телисе килә.

Иске Җөри мәдәният йортында "Мизгел" театр коллективы "Күз нурларым" спектаклен тәкьдим итте. Бик мәгьнәле спектакль , халык күңеленә үтеп керде, тамашачылар басып кул чапты.

Җир шарында 9600 төрле кош яши. Татарстанда 200 төрдән, кыш айларында 40лап төр кош очратырга була. Нинди кошлар көзен безнең якларда кыш үткәрергә калалар соң? Чыпчык, карга, тукран һәм башкалар. Тукран - урманыбызның гүзәллеге ул. Ул тырыш, хезмәт сөючән кош, алар агачларга гомер өстиләр.

26 февраля в Казакларском сельском клубе совместно с библиотекой был проведен праздничный вечер, посвященный Дню защитника Отечества “Сәламәт яшүсмер-өметле киләчәк”. Открыл вечер заведующий сельским клубом Мухамадиев Мунавар Исмагилович. Будущие солдаты соревновались в ловкости, находчивости и мудрости. Команды ”Авыл яшьләре“ и “Яшьлек” не подвели в этих соревнованиях и смогли показать себя настоящими мужчинами. Зрители аплодировали каждому успеху ребят.

Максабаш авылы мәдәният йортында спорт белән бәйле чаралар даими үткәрелеп тора. Клуб берләшмәләренә йөрүчеләр шашка, шахмат, теннис кебек спорт төрләрендә бик теләп катнашалар. 26 февраль көнне Максабаш авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өстәл теннисы ярышы үткәрелде. Авыл яшьләре арасында уздырылган әлеге ярышта һәркем үз көчен сынап карады. Җинүчеләр грамота һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Шармыш  авылы китапханәсендә Ватанны саклаучылар көненә котлау открыткалары ясау буенча "Әтигә бүләк ясыйм" дип исемләнгән мастер-класс уздырылды. Башта "Почемучки" клубына йөрүче балалар "Защитники России" китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда Ватаныбыз армиясенең батыр үткәне турында китаплар тәкъдим ителде. Китапханәче балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырды. Соңыннан катнашучылар әтиләренә матур бәйрәм открыткалары ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International