Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә кече яшьтәге укучылар өчен “Песи, песи, пескәем!”дигән чара оештырылды. Песиләр турында китаплардан күргәзмә эшләп куелды һәм балаларга тәкъдим ителде. Һ. Такташның “Тәүфыйклы песи” әкиятен рольләргә бүлеп укылды. Песиләр турында кызыклы фактлар җиткерелде. Нәни дуслар песиләр турында викторинага җаваплар таптылар, шигырьләр укыдылар, үзләренең яраткан песиләрен ясадылар.
Бәйрәмнең һәркайсы тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне күңелләрегезгә шатлык, өегезгә иминлек алып килсен! Сезнең барыгызны да Язның беренче бәйрәме 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз. Шул уңайдан 7 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Төп йорт кайнанасы” бәйгесе үткәрделәр. Бәйгедә 6 кайнанана катнашты. Һәр гаиләнең үзенә генә хас йолалары, тәрбия алымнары бар. Белемле, тәрбияле балалар үстерүче күп сыйфатлары белән авылдашларына үрнәк булып торучы кайнаналарыбыз чыгыш ясады. Аларның һәрбер чыгышын тамашачы алкышларга күмде. Бәйге ахырында “Төп йорт кайнанасы” бәйгесендә катнашучыларның һәркайсына бүләкләр тапшырылды.
Татар милли ашларын дөньяга танытучы якташыбыз, Олы Кибәхуҗа авылында туып үскән данлыклы пешекче, татар кулинариясе буенча бик күп китаплар авторы Юныс Әхмәтҗановның тууыны быел 95 ел тулды. Шул уңайдан, Казаклар авылы китапханәсендә клуб белән берлектә Юныс Әхмәтҗановның истәлегенә “Татар халык ашлары" дип исемләнгән аш - су осталары бәйгесе узды. Бәйгедә катнашучылар Юныс Әхмәтҗановның рецептлары буенча пешерелгән милли ризыклары белән таныштырдылар, аш - су әзерләү серләре белән бүлештеләр. Шулай ук “Татар халык ашлары”, “Тәмле ашлар җырчысы”, “Табын серләре” дип исемләнгән күргәзмәләр белән таныштылар. Бу бәйгедә Муликова Айсылу пешергән бәлеш 1нче урынга, Рахматуллина Нәсимә апа пешергән пәрәмәч 2 нче урынга, Гобәйдуллина Алсу апа пешергән кош теле 3 нче урынга лаек булдылар.
Ситуационный центр Межрайонной ИФНС № 10 по Республике Татарстан ежедневно мониторит поступившие обращения от налогоплательщиков о рисках бизнеса. Все поступившие обращения анализируются, обобщаются и направляются в федеральный ситуационный центр ФНС России для систематизации и выработки необходимых мер поддержки в сложившихся условиях.
8 март көнне районыбызда, Донецк Халык Республикасыннан килеп, Казанның “Нихама” тернәкләндерү үзәгендә дәвалау курслары узучы балалар һәм аларның әниләре булып китте. Балалар белән очрашуда Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. катнашты һәм кәгазьдән букет әзерләү буенча осталык дәресе үткәрде.Балалар букетны сөенә- сөенә ясадылар һәм әниләренә бүләк иттеләр.
Традиция буенча Масленица бер атна дәвам итә. Һәр көннең үз традицияләре һәм атамалары бар, алар Русьта тайпылышсыз сакланган. Безнең көннәрдә Майчабуның мөнәсәбәте бераз башка, әмма күп кенә кешеләр үз бабаларының гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә тырышалар. Безнең балалар бакчасында Май чабуны бәйрәм итү быел гына үткәрелде. Май чабу-иң күңелле, шау-шулы, яраткан урыс халык бәйрәме. Май чабу атнасында кешеләр кышны озаталар һәм язны каршы алалар. Бу бәйрәмнең символы булып кояш, коймак һәм Май чабу карачкысы санала.5 март көнне Олы Кибәхуҗа балалар бакчасын балалары Май чабу бәйрәмендә катнаштылар. Атна буе алар бу вакыйгага әзерләнделәр һәм аны түземсезлек белән көттеләр. Май чабу турында ничек бәйрәм итткәннәрен, бу гореф-гадәтнең кайдан башлануын өйрәнделәр. Празднование Масленицы в нашем детском саду прошло только в этом году. Масленица - самый веселый, шумный, любимый русский народный праздник. На Масленичной неделе люди провожают зиму и встречают весну. Символом праздника является солнце, блины и чучело Масленицы.5 марта дети Большекибзинского детского сада приняли участие в празднике Масленицы. Всю неделю они готовились к этому событию и с нетерпением ждали его. Изучали, как праздновали Масленицу, откуда началась эта традиция.
Әлифба бәйрәме – кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул үзенең юлын әлифбадан башлаган, ул зур дулкынлану белән үзенең һәм кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Әле кайчан гына 1 сентябрьне көтеп алган сабыйлар, инде беренче сыйныфның ярты елын укып та бетерде. 1”а”, 1 “б”, 1 “в”, 1 “г” сыныфы укучылары, әти-әниләре, сыйныф җитәкчеләре Альбина Михайловна, Миләүшә Альфредовна, Тәслимә Фатыйховна, Римма Александровна белән берлектә матур итеп бәйрәм иттеләр. Хәзер инде беренче сыйныф укучылары укый, яза беләләр. Киләчәктә аларга укуларында гел яхшы билгеләренә генә укуларын теләп калабыз.
2021 нче елның май аенда игълан ителгән «Тәэсир» татар видероликлар бәйгесенең һәр ай саен 2022 елның март аена кадәр дәвам итә.Әлеге бәйгедә Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Мөхәмәтова Р.Х. һәм педагог-оештыручы Гарипова Г.Г. 3 нче урынга лаек булып грант оттылар. Конкурс видеороликлар аша туган телне популярлаштыру максатында оештырыла. 14 яше тулган һәр кеше катнашу мөмкинлегенә ия.
Бүген балалар бакчасында язның беренче бәйрәме 8 нче Мартка багышланган бәйрәм иртәсе булып үтте.Балалар үзләренең әниләрен, әбиләрен яз һәм әниләр турында шигырьләре,җырлары, биюләре белән шатландырдылар. Балалар әниләрен үз куллары белән ясаган чәчәк букетлары белән сөендерделәр.
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге –хатын-кызларда. Яз кояшы елмаеп карап, табигатьнең уяна башлаган мәлендә язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәбез. 6 нчы март көнне Урта Мишә авыл клубында китапханә белән берлектә “Язлар матур хатын-кыз белән” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичә нәфис сүз, матур җырлар, дәртле биюләр, күңелле күренешләр белән үрелеп барды. Кичәнең икенче өлешендә “Аулак өй” күренеше күрсәтелде. Соңыннан Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мухаметшин залда утырган һәм концертта катнашкан барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. Бәйрәм авыл халкынын кунеленә хуш килде.