Тугач та иң газиз кешенең ишетә башлаган , күп гасырлык тарихы булган , 7 миллион халык сөйләшкән , дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән ,чит илләрдә дә өйрәнелә торган , утларга – суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар – киссәләр дә исән калган ,иң – иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган – сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Шушы телдә сөйләшә, аралаша, укый-яза. Шушы телдә фикер йөртә алабыз, шушы телдә аңлаша, аралаша алуыбызга чын күңелдән горурланып яшибез. Һәркемгә үзенең туган теле якын һәм газиз. Туган телдә аралашып, бер- беребез белән аңлашып , үз телебездә әдәби әсәрләр, шигырьләр укып, кичәләр оештырып , туган телебезгә сокланып яшибез. Бүген, 20 август көнне, Караширмә авыл клубында туган телләр һәм бердәмлек елы уңаеннан үзебезнең Теләче төбәгендә иҗат итүче шагыйрьләребезнең шигырьләре белән таныштык. Туган ягыбызга никадәр ярату салынган аларның иҗатында. Укыган саен укыйсы килә. Аларга алда да иҗат уңышлары теләп калабыз.
Шушы максаттан 20 август көнне Балыклы авылы мәдәният йортында "Хокук бозуларны булдырмыйк" дигән чара узып,балалар белән әнгәмә үткәрелде.
"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" әйтеме һәркемгә дә электән үк таныш. Чыннан да, спорт белән шөгыльләнү көчне генә арттырып калмый, безне рухи яктан да ныгыта, тәрбияли. Болар барысы да бүгенге көндә бик кирәкле, әһәмиятле факторлар😊
Шуның белән бәйле рәвештә, 21нче август көнне Баландыш авылы мәдәният йортында яшьләр арасында өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде. Бу күренеш - яшьләр өчен вакытны кызыклы итеп үткәрер өчен генә түгел, ә сәламәт тормыш рәвеше алып барырга да зур этәргеч. Һәркемгә дә спорт белән дус булып, авырмыйча яшәүләрен теләп калабыз🤗
Ярыш балаларның юл кагыйдәләрен ничек белүләрен тикшерү, юлларда игътибарлы булырга, юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү, алган белемнәрен ныгыту максатынннан оештырылды. Балалар юл билгеләрен, велосипед белән йөргәндә үтәлергә тиешле кагыйдәләрне искә төшерделәр. Беренче урынны Раян Садыков, икенче урынны Азамат Закиров, өченче һәм дүртенче урыннарны Самир Каюмов һәм Ислам Садыковлар бүлеште, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Балаларга 14 августтан 29 августка кадәр өч атналык өч коткаручы бәйрәме вакыты җитүе турында сөйләделәр. Балалар бу бәйрәм белән бәйле халык сынамышлары, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштылар, Спасларны бәйрәм итү тарихы һәм гореф-гадәтләре турында белделәр.
19 август көнне Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Россия флагы-безнең горурлыгыбыз” дигән рәсем конкурсы оештырылды. Китапханәче белән бергә балалар Россия флагының барлыкка килү тарихына экскурсия ясадылар, флаг турындагы мәкальләр һәм шигырьләрне искә алдылар, шулай ук Россия Федерациясенең төп символлары турындагы викторинада катнаштылар.
19 август көнне Субаш авыл клубы каршында капка төбендә–кичке концерт дип исемләнгән «Авыл киче» булып узды. Авыл халкы өчен куелган бу концертның махсус кунаклары районыбызда гына тугел, республикада да танылган җырчы-тамада Ильмир Ямалов һәм Ильсур Шайдуллиннар иде. Аларнын һәр чыгышын тамашачы җылы кабул итеп, көчле алкышларга күмде, аларга кушылып, жырладылар, биеделәр.
22 август көнне илебез Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә. Айдар авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 19 август көнне балалар өчен "Россия Флагы-безнең горурлыгыбыз" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде. Балаларга Россия флагы һәм аның төсләр символикасы турында сөйләделәр. Әлеге чараның максаты үсеп килүче буынга безнең ил турында белемнәрне ныгыту, үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләү. Чара ахырында Россия флагы тарихына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр истәлеккә фотога төштеләр.
"Кечкенә авылда- зур концерт" проекты кысаларында узган чираттагы концерт 19 август көнне, Олы Мишә авыл җирлегенә кергән Олы Саврыш авылында булып узды. Район мәдәният хезмәткәрләре әлеге авыл халкына матур җыр- моңнарын бүләк иттеләр.
19 август көнне "Сугышта хатын-кыз йөзе түгел..." социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру максатыннан, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Хөсәенова Л.З. һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Заһидуллина Г. К. "Теләче волонтерлары" үзәге волонтерлары белән берлектә "Янәшәдә өлкән кеше яши" дигән акция уздырдылар. Волонтерлар өй тәрәзәләрен юдылар, китап киштәләрендәге тузанны сөрттеләр, ишегалдында тәртип урнаштырдылар. Очрашулар вакытында өлкәннәр яшьләр белән үз тәҗрибәләре белән уртаклашып, тормышлары турында сөйләделәр. Әйләнә-тирәдәгеләргә безнең җылы мөнәсәбәтебез һәм игътибарыбыз кирәклеген онытырга ярамый. Өлкән буынга карата хөрмәт - ул һәр ил халкының мәдәниятен һәм тәрбиясен чагылдыру.