Теләче районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан бина фойесында мәгълүмати стенд урнаштырылды. Бу стенд туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү, республиканың бердәмлеген ныгыту максатыннан ясалды. Анда күпмилләтле Татарстан территориясендә яшәүче халыклар, дуслык һәм татулык турында мәгълүмат тупланган. Стенд социаль хезмәт алучылар, яшүсмерләр һәм үз коллегаларыбызның игътибарын үзенә җәлеп итә. Стенд өчен материаллар сайлап алу турындагы фикерне ишетү бик күңелле. Бу үз илең һәм халкыбыз өчен горурлык хисе тудыра.
Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан Субаш авыл китапханәсендә «Россия һәм Кырым – тагын бергә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең максаты: илебез тарихына хөрмәт, киләчәгенә ышаныч, үсеп килүче буында патриотизм тәрбияләү, гражданлык активлыгын үстерү.
18 март көнне Айдар авыл китапханәсендә “Кырым язы” Бөтенроссия акциясе кысаларында Кырымның Россия белән кушылуына җиде ел тулуга багышланган “Кырым һәм Россия - бердәм язмыш” дигән мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә Кырым тарихы, Кырымның яңадан Россия белән кушылуы турында, шулай ук Кырымга багышланган шигырьләр урын алган материаллар тәкъдим ителде.
18 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә Крымның Россиягә кушылу көне уңаеннан “Крым һәм Россия- без бергә” презентациясен карау оештырылды.
18 март көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбе укучылары өчен «Терроризм – угроза обществу " дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Укучыларга "терроризм" төшенчәсен аңлаттылар, бөтен кешелек өчен терроризмның нинди куркыныч тудыруы турында сөйләделәр. Шулай ук җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләре һәм теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар.
Теләче үзәк китапханәсенең уку залында китап укучыларга “Терроризм – угроза обществу” дигән выставка тәкъдим ителде.
18 март Кырымның Россия белән кушылу көне, ул 2014 елның 29 декабрендә кабул ителгән "Кырым Республикасында бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар турында" гы закон белән билгеләнгән. Шул уңайдан Күкчә авыл китапханәсендә "Кырым һәм Рәсәйнең бердәмлеге" дип исемләнгән телдән журнал үткәрелде.
Яхшырак белгән һәм яраткан нәрсәнең кадерен күбрәк беләсең. Шул максаттан һәм Теләченең 30 еллыгы уңаеннан 17 нче март көнне Баландыш авыл китапханәсендә «Туган җирдә бәхет татлырак» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Чарага "Кояшкай" балалар бакчасыннан балалар чакырылды. Китапханәче балаларга Баландыш авылының килеп чыгышы ,чишмәләре, авылның күренекле кешеләре, район тарихындагы вакыйгалар турында сөйләде, күргәзмәләр, альбомнар белән таныштырды. Бала өчен зур Ватан кечкенәдән, үзенең торган җиреннән, районыннан, авылыннан, урамыннан башлана. Шуңа күрә баланы туган җирен яратырга өйрәтү әхлак тәрбиясенең иң мөһим өлеше булып тора.
Укучылар презентация һәм күргәзмәдә әзерләнгән материаллардан бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Бу Кырым ярымутравының килеп чыгышы һәм тарихы, аның бай табигате һәм иң күренекле урыннары, Севастополь шәһәре, Кара диңгез флоты, 2014 елның 18 мартында узган тарихи вакыйганың әһәмияте. Чара ахырында балалар безнең көннәрдә тарихи гаделлек барлыкка килде – Россия составына федерациянең ике субъекты-Кырым һәм Севастополь законлы рәвештә әйләнеп кайтты, дигән бердәм фикер белдерделәр. Әлеге чара белән без яшьләрдә үз илебез тарихына, тулаем дәүләтебезгә һәм аның казанышларына карата горурлык һәм хөрмәт тәрбияләү, тугандаш халыклар арасында толерантлык һәм дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләүгә ярдәм иттек.
«Һәр канатлы дуска бер оя» акциясе- кошларга булышу өчен бик яхшы мөмкинлек.Туган якка килү белән канатларын җилпи-җилпи, талпына-талпына, чут-чут итеп сайрый башлаучы яшькелт- кара сыерчыкларга ясаган матур уңайлы, җылы сыерчык оялары бик кирәк. Әйдәгез, кадерле дуслар, сез дә безгә кушылыгыз!
30 нчы мартта Теләче урта мәктәбендә Теләче районы мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләре өчен район семинары булып үтте. Семинарда ГИБДД начальнигы Нәзиров Р.Х., яшьүсмерләр белән эшләр буенча җаваплы инспектор Моталлапов И.Р., район больницасы врач - педиатры Исмагыйлова Р.М., ФОРПОСТ үзәге директоры Сәйфетдинов Р.Р., “Родник” гаиләләр һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Низамова Л.М., мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Сабирова А.Р., методист- психолог Хәмидуллина С.Н., тәрбия эшләре буенча методист И.Р. Фәсхиев чыгыш ясадылар. Семинарда яшьүсмерләрне тәрбияләү буенча мөһим сораулар каралды.