Айдар авылы китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән берлектә туган як киңлекләре буйлап сәяхәт кылдылар. Вакытлар узу белән барысы да үзгәрә, яңалары барлыкка килә һәм, әлбәттә, барлык балаларга да үз авыллары тарихындагы үзгәрешләр турында белү кызыклы. Күңелле сәяхәтне оештыручылар балаларга элек авылда нәрсә һәм ничек булганы турында рәхәтләнеп сөйләделәр. Балалар авыл, чишмә тарихы белән таныштылар, кече ватанга багышланган шигырьләр яңгырады һәм татлы призларга ия булдылар.