Сәламәтлек –ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан Теләче җирлекара китапханәсендә “Сәламәт булу шәп” дип аталган сәламәтлек дәресе үткәрелде. Укучылар сәламәт яшәү нигезләре һәм шәхси гигиена кагыйдәләре һәм шулай ук "Сәламәт тәндә – сәламәт акыл" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.