5 апрель көнне Олы Мишә авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Яраткан әкиятләр битләре буенча» исемле уен-сәяхәт үткәрелде. Чарада китапханәче балаларны әкият төшенчәсе белән таныштырды, әкиятләрнең нинди төрләре булуы турында сөйләде. Китапханә — ул әкиятләр яши торган йорт, биредә балалар төрле авторларның һәм халыкларның бик күп төрле әкиятләрен таба алачагын искәртте. Балалар үзләренең яраткан әкиятләрен искә төшерделәр. Төрле әкиятләр буенча әзерләнгән конкурс сорауларына җавап бирделәр. Әкият персонажларын танып үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Чарада балалар әкият яратуларын һәм китап белән дус булуларын расладылар.