Сәламәтлек – кешенең иң мөһим байлыгы.

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламтлекне саклау, ныгыту һәркемнең кулыннан килердәй эш. Саулыгының байлык икәнен  аңлаган кеше, сәламәтлеген саклау турында алдан кайгырта. Сәламәтлек бөтен кешегә дә бирелгән, ләкин аны ничек сакларга? Нинди кеше турында сәламәт яшәү рәвеше алып бара дип әйтеп була? Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен белеп кенә сәламәт булып буламы?   Балаларның сәламәт яшәү нигезләре турындагы белемнәрен камилләштерү  максатыннан 7 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән ”Сәламәтлек-зур байлык” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International