Кызыклы күргәзмә һәм аңа күзәтү оештырылды

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

7 апрель көнне Теләче балалар китапханәсендә «В гостях у Витаминки» дип исемләнгән кызыклы күргәзмә һәм аңа күзәтү оештырылды. Чара барышында сәламәтлек темасына әңгәмә үткәрелде, витаминнарга багышланган кроссворд һәм ребуслар чишелде. Балалар организм өчен кечкенә, ләкин бик тә әһәмиятле ярдәмчеләр - «витаминнар» төшенчәсе белән таныштылар. Китап укучыларга витаминнарның көч һәм энергияне саклау өчен кирәк булуы, аларның кәефкә һәм организм үсешенә йогынты ясавы турында сөйләп үтелде. Кешенең сәламәтлегенә, кәефенә йогынты ясаучы яшелчә һәм җиләк-җимештәге витаминнарга аерым игътибар бирелде. Әлеге чара балаларга дөрес туклану һәм үз тәнең турында кайгыртуның мөһимлеген аңларга ярдәм итте, файдалы азык - төлек сайларга һәм актив, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга рухландырды. Күргәзмәнең һәр яшь кунагы табигый витаминнарның серенә төшенде һәм сәламәтлекне кайгыртуның мавыктыргыч, файдалы маҗарага әйләнә баруын тойды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International