5 май көнне Теләче балалар китапханәсендә «Җиңү язы безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Китап укучылар игътибарына Бөек Ватан сугышы турында киң күләмле әдәбият: герой-шәһәрләр, шул еллардагы вакыйгалар, сугыш геройлары турында сөйләүче китаплар, Батырлар китабы тәкъдим ителде. Күргәзмәдә сугыш турында шигырь һәм җыр китапларын, хрестоматия, энциклопедияләрне күрергә мөмкин иде. Укучылар, матур әдәбият: С.Алексеев, А. Митяев, А. Печерская, В. Катаев һәм башка бик күп танылган авторларның хикәяләре белән танышты. Сугыш турындагы китапларны укыганда, шул ерак елларга әйләнеп кайтабыз, тасвирланган вакыйгаларны һәм геройларны гына түгел, фронтта катнашкан яки тылда җиңү яулаган туганнарыбызны, якташларыбызны да искә төшерәбез. Бу китаплар хәзерге заман белән онытылмаслык, чиксез авыр елларны бәйләүче күпер булып тора.