2026 елның 24 апрелендә Балалар иҗаты үзәге методистлары Гәрәева Рушания Ринат кызы һәм Закирова Римма Рәшит кызы Казанда узган республика түгәрәк өстәлендә катнаштылар. Чара "Укучыларның танып белү һәм иҗади сәләтләрен үстерү өчен нигез буларак туган якны өйрәнү эшчәнлегендә мәгълүмати-коммуникацион һәм педагогик технологияләр" темасына багышланган иде. Түгәрәк өстәлнең максаты укучылар белән туган якны өйрәнү эшчәнлеге кысаларында мәгълүмати-коммуникацион һәм заманча педагогик технологияләрне актив кулланучы педагогларның уңышлы тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм тарату иде. Чара кысаларында Рушания Ринатовна «Туган якны өйрәнү юнәлешендә педагогик технологияләр: 5 минут методист» темасына доклад ясады. Римма Рәшит кызы «Туган якны өйрәнү буенча тәрбия эшчәнлеге – Туган якны өйрәнүдә педагогик технологиянең нигезе» дигән темага чыгыш ясады.