Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тантаналы очрашу узды. Кунаклар булып район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Елена Ивановна Суглова һәм Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Владимировна Карпова булды.
Чара кысаларында хакимият вәкилләре «Фронт открыткасы» район иҗат бәйгесендә катнашкан балаларны : Ханипова Гәүһәр, Сәйфетдинов Дамир, Вәлияхмәтова Мәдинә, Һадиева Аделинаны котладылар һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Бәйгедә тәкъдим ителгән иң яхшы эшләр республика этабына җибәреләчәк. Әлеге чара район прокуратурасы тарафыннан яшь буынга патриотик тәрбия бирү һәм тарихи хәтерне саклау максатында оештырылды.