Теләче муниципаль районының Олы Мәтәскә авыл җирлегендә шәхси затларнын үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды.

2026 елның 3 мае, якшәмбе

          Теләче районы авыл җирлекләрендә шәхси затларга караган тракторларга һәм прицепларга техник тикшерү эшләре бара. 2026 елның 27 апрелендә Олы Мәтәскә авыл җирлегендә шәхси затларнын үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә барлыгы 46 трактор һәм тагылма арбалар куелган иде. Тикшерү вакытында техниканың техник торышына, тракторчы-машинист таныклыгы һәм теркәү документлары, аптечкалар һәм янгын сүндерү җайланмалары булуга аерым игътибар бирелде.

          Техниканың техник торышына аерым игътибар биреп, тикшерү чараларын үткәргәннән соң, катнашучыларга техника куркынычсызлыгы буенча профилактик сөйләшү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International