Быел Бөек Җиңүнең 81 еллыгы.

2026 елның 3 мае, якшәмбе

Җиңү көне-ул чыннан да күз яшьләре белән искә ала торган  бәйрәм.  9 майда шатлык һәм горурлык яшьләре ачы һәм югалту яшьләре белән бергә кушыла. Без, хәзерге буын, тыныч күк астында яшәвебез белән бәхетле. Бабайларыбыз һәм әбиләребез кичергән язмыш сынауларын беркем һәм беркайчан да күрмәсен.  Шундый теләкләр белән 28 апрель  көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  "Нәрсә ул батырлык?"дип исемләнгән сыйныф сәгате  үткәрделәр. Чарада  башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар. Әлеге чара Җиңү көненең кыйммәтен аңлатуга һәм яшь буынның игътибарын халкыбыз тарихына җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International