«Сугыш турында укылган китап — Җиңү көненә синнән зур бүләк».

2026 елның 5 мае, сишәмбе

5 май көнне Җиңү көне якынлашу уңаеннан Сауш авыл китапханәсендә балалар өчен "Сугыш турында укыган китап, Җиңү көненә синнән зур бүләк" дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде.  Катнашучыларга китапханәче Бөек Ватан сугышы вакытындагы сугыш кырларындагы батырлар һәм батырлыклар, тыл хезмәтчәннәренең ныклыгы, сугыш чорының катлаулы авырлыклары турында сөйләде. Аларга сугыш темасына шигырьләр, хикәяләрне кычкырып укылды. Ватан өчен һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Балалар чарадан үзләре белән белем генә түгел, ә илебез язмышының аерылгысыз өлеше булган Бөек тарихның бер өлешен алып киттеләр. Бу көн Ватаныбызның лаеклы гражданнарын тәрбияләүдә тагын бер мөһим адым булыр дигән ышаныч туды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International