“Шәхес һәм иҗат”

2026 елның 15 мае, җомга

14 май көнне татар язучысы, әдәбият белгече, әдәби тәнкыйтьче, публицист, мөхәррир Рафаэль Мостафинның 95 яшьлек юбилее уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Шәхес һәм иҗат” дип исемләнгән китап күпгәзмәсе куелды. Рафаэль Мостафин герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат язмышы турындагы китаплары белән таныла. Ул татар шагыйре турында дистәгә якын китап бастырып чыгарган, алар арасында иң әһәмиятлеләре: “Муса Җәлил” (монография), “Җәлилчеләр”, “Өзелгән җыр эзеннән”. Күргәзмәдә язучының әсәрләре, аның тормышы һәм иҗаты турындагы китаплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International