Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова катнашты һәм чыгыш ясады. Дүртенче тапкыр узучы бәйгенең сайлап алу турында барлыгы 500 гә бала катнашты. Бүгенге йомгаклау концертында 285 бала сәхнәгә чыкты. Быел әлеге бәйге «Татнефть» хәйрия фонды грантына ия булды.