Бүген Иске Җөри балалар бакчасы балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча «Киләчәккә имин юл буйлап!» район күләм бәйге үткәрде.

2026 елның 15 мае, җомга

Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әлеге бәйгедә актив катнаштылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Катнашучылар арасында:

Сәләхиев Самир , Хисамиева Айзилә  (тәрбиячесе Минһаҗева Г.Р.), Якупова Милана (тәрбиячесе Биккинина Р. Р.).

Безнең балалар мактаулы 2 урынны алдылар! 🎉

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүчеләрне һәм аларның искиткеч тәрбиячеләрен чын күңелдән яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз! Яңа җиңүләр, якты хисләр һәм киләчәккә куркынычсыз юллар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International