Терроризм җинаять, аның төп максаты-җәмәгать иминлеген бозу, ул гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә, критик инфраструктура объектларына, табигый мөхиткә, мәгълүмати мөхиткә, дәүләт идарәсе органнарына, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренә һөҗүм итүдә чагыла. Терроризм төшенчәсен аңлату максатыннан 15 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Хәзерге җәмгыятьтә терроризм” дигән исем белән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында яшьләргә терроризмның нәрсә икәнлеге, террорчылык оешмасына ничек эләкмәскә, теракт куркынычы булган очракта үзеңне ничек тотарга, террорчыларга каршы нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләнелде.