"Татарстан Республикасының иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе-2014".

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

2014 елның 28 ноябрь көнне «Татарстан Республикасының иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе-2014" бәйгесенең җинүчеләрен котладылар. Ул бәйгене Татарстан Республикасы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе Эчке эшләр министрлыгы, Фән һәм мәгърифәт министрлыгы,  Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы һәм Социаль ярдәм министрлыгы ярдәме белән үткәрә.

2014 елда бәйгедә катнашыр өчен 53 иҗтимагый тәрбияче гаризаларын бирделәр. Аларның  арасында укытучылар, полиция хезмәткәрләре, депутатлар, журналистлар, оешма җитәкчеләре бар. Финалга 22 катнашучы чыкты.

Җинүчеләргә бүләкләрне Премьер-министр урынбасары, Татарстан Республикасы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Васил Гаяз улы Шәйхразиев һәм Республикабызның министрлыклары вәкилләре тапшырдылар.

Республикабызның иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе булып Спас муниципаль районы Кадетлар мәктәбе тәрбиячесе Александр Николай улы Кузовкин танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International