28 ноябрьдә 9-11 сыйныф укучыларының Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе вәкилләре белән очрашулары узды. Терлекчелек кафедрасы ассистенты үз чыгышында уку йорты, факультетлар буенча экскурсия ясады. Студентларның чит илләрдә дә стажировка үтүләре хакында аңлатты. Университетка 2015 елда кабул итү тәртибе белән таныштырды. Абитуриентларның һәм студентларның тулай торак белән тәэмин ителәчәгенә басым ясады.