Шармаш мәктәбендә әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

2014 нче елның 28 нче ноябрендә Шармаш мәктәбендә әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Сыйныфтан тыш чарага мәктәп бәйрәмчә бизәлде. Бәйрәм программасы бик үзенчәлекле төзелгән иде: җырлар, биюләр, шигырьләр, сәхнәләштерелгән күренешләр. Концерт алдыннан кадерле әниләрне, әбиләрне бәйрәм  белән котлап мәктәп директоры Загидуллин Р.Ш. чыгыш ясады.

Концерт барысына да ошады. Һәр сыйныф концерт номерлары һәм әниләргә котлау әзерләделәр.

Концерттан соң сыйныфларда әти-әниләр җыелышы үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International