30 ноябрь көнне район мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан, якташыбыз Марсель Вагыйзовның концерты булып узды.
Концерт барышында Әниләрне бәйрәм белән муниципаль район башлыгының урынбасары А.Г. Фатхуллин котлады.
Концертны артист Рәшид Сабиров алып барды, гармунда һәм баянда Айнур Моратов, җырчы Рузиля Хайретдинова, безнең якташыбыз, яшь җырчы Инсаф Бадретдинов, сентезаторда Таһир Яруллиннар чыгыш ясады.