28 ноябрьдә Иске Җөри урта мәктәбендә инглиз теле укытучыларының ФГОС буенча укулары тәмамланды. Бу укуларда Олы Мишә урта мәктәбеннән Габдрахманова Г.Г. һәм Хазиева А.Я. катнашты. Барлык укытучылар да сайлап алынган тема буенча проект якладылар, үзләренең проектларын комиссиягә тәкъдим иттеләр һәм сорауларга җавап бирделәр. Комиссия әгъзәлары бигрәк тә практик өлешкә зур игътибар бирде. Көн ахырында гомуми йомгак ясалды һәм уку турында таныклык тапшырылды. Уку бик файдалы һәм кызыклы булды.
.jpg)