Ул тынычлыкка, бердәмлеккә, дуслыкка, туганлыкка, шәфкатькә, юмартлыкка өнди торган бәйрәм булып санала. Шул уңайдан, 10 сентябрь көнне Айдар авылы мәдәният йотында "Изге йола, күркәм бәйрәм" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Мәдәният йортына килүчеләргә бәйрәм тарихы, бу бәйрәмдә әзерләнүче милли ризыклар, төрле илләрнең традицияләре, диннәре турындагы мәгълүматлар белән танышу мөмкинлеге тудырылды. Мондый күргәзмәләр изге юлга, тынычлыкка өнди, барыбызны да үзара дуслык белән бәйли.