Халыкта “Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык”, дигән мәкаль яши. Саулыкны сатып алып булмый, ә чир көтмәгәндә килә. Шуңа күрә социаль пакет җыелмасыннан баш тартмаска кирәк. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Соцпакет гомереңне саклап калырга мөмкин” исемле күргәзмә төзелде.