Район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчелегендә районда милли традициялэрне саклап калу, шул ук вакытта авангард үзгәрешләр кертү аша районыбызда мәдәният хезмәткәрләренең эшен камилләштерү максатыннан эзлекле эш алып барыла. Эзлеклелек мәдәниятнең алдагы 5 ел алга кыйбла итеп алынган концепция-программасын булдырып, шуңа нигезләнеп алып барылган эшчәнлеге ул.
Барлык мәдәният йортларының һәм авыл клубларының торышын, аларның иҗади эшчәнлеген яктырту, үзара тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу, анализлау, мәдәният хезмәткәрләре арасында тыгыз эшлекле элемтә урнаштыру максатыннан мәдәният бүлеге тарафыннан семинар-практикумнарнын план-графигы булдырылган. Бу график нигезендә төрле актуаль темаларга семинарлар уздырылып килә. Әлеге чараның чираттагысы, 15 сентябрь көнне, Түбән Саурыш авыл клубында үтте. Семинарда катнашучыларны мәдәният бүлеге җитәкчесе Д.С. Иксанов алда торган бурычлар, районның 25 еллыгы уңаеннан районда узучы мәдәни чаралар, мәдәният бүлеге нигезләмәсе буенча узган күчмә концертлар турында чыгыш ясаса, район мәдәният йорты методисты З.В.Ибраһимова мәдәният эшчәнлеге торышына тулы анализ ясады, узенең эш тәжрибәсе белән уртаклашты һәм документлар алып бару тәртибе белән таныштырды. Район үзәк китапханәләр челтәре методисты Г.Р. Сәләхова исә мәгълүмати технологияләр шартларында хәзерге китапханәләр эшчәнлеге проблемаларына кагылышлы мәсьәләләрне күтәрде. Түбән Саурыш авыл клубы мөдире И.М.Хакимов коллегаларын авыл мәдәният йортында эшләп килүче берләшмәләр эшчәнлеге белән таныштырды. Авылда яналык булып, якташлар белән очрашу кичәләре уздырыла башлаган, үзешчән сәнгать осталары күрше авыл мәдәният йортларында концерт белән чыгыш ясап тамашачыларга түләүле хезмәт күрсәтуләренә басым ясап үтте. Барлык чыгышлардан соң, сәхнәдә “Умырзая” фольклор ансамбле район мәдәният хезмәткәрләре каршында “Аулак өй” күренешен күрсәтеп, ахырдан, чыгышларын Рәсилә Юсупованың “Авылым Түбән Саурыш” җыры белән тәмамлады.
Шулай ук, әлеге семинарда авыл клублары арасында узган тирә-якны яшелләндерү буенча фестиваль-конкурска нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр билгеләнде. Иң матур чәчәкле бакча хуҗалары булган 1 урында - Олы Мәтәскә, 2 урында -Югары Кибәхуҗа һәм 3 урында Түбән Саурыш авылы мәдәният хезмәткәрләре диплом белән бүләкләнде.