Быел әлеге проект “Татарстан командасы” (“Татарстанның мәдәни командасы”) иҗтимагый инициативасы кысаларында үткәрелә. Күкчә авыл китапханәчесе Сәләхова Илсөяр укытучылар белән берлектә көндәлек буенча виртуаль сәяхәт үткәреп укучыларны республикабызның танылган шагыйрьләре, скульпторлары, рәссамнары, драматурглары, башка сәнгать әһелләре, музейлар, театр коллективлары белән таныштырдылар. Соңыннан һәр укучыга матур итеп бизәлгән көндәлекләр тапшырылды. Укучылар аларга үзләре катнашкан чаралар, истәлекле урыннар турында хатирәләрен язып барачаклар.