18 сентябрь көнне район үзәге Теләчедә “Парклар һәм скверлар көне”нә багышланган бәйрәм чарасы булып узды.

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Шул уңайдан, яңа ачылган “Тюлячинка” паркында, балалар китапханәсе китап укучылар арасында яраткан әсәрләре буенча рәсемнәр ясау бәйгесе оештырды. Балалар укыган китапларын һәм андагы төп геройларны исләренә төшерделәр. Бәйге бик актив һәм күңелле үтте. Матур табигать һәм бәйрәмчә мөхит биредә катнашучыларга иҗат дәрте һәм күтәренке кәеф өстәде. Барлык җиңүчеләргә дә истәлекле бүләкләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International