Мәгълүм булганча, Россия Банкы киләсе елдан 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчалар чыгара башлаячак. Аларның бизәлеше әлегә ачыкланмаган. Шунысы мөһим: мәркәзебез Казан да яңа төр кәгазь акча тышлыгына эләгергә мөмкин. Моның өчен бары тик твоя-россия.рф сайтына кереп, Казан һәм аның истәлекле урыннарын (Казан Кремле һәм Казан федераль университеты) гына күрсәтергә кирәк. Баландыш төп мәктәбенең укучылар һәм укытучылар коллективы тавыш бирүдә актив катнашты. Казан калабызга уңышлар телибез!