Россия Банкы киләсе елдан 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчалар чыгара башлаячак. Аларның бизәлеше әлегә ачыкланмаган. Шунысы мөһим: мәркәзебез Казан да яңа төр кәгазь акча тышлыгына эләгергә мөмкин. Моның өчен бары тик твоя-россия.рф сайтына кереп, Казан һәм аның истәлекле урыннарын (Казан Кремле һәм Казан федераль университеты) гына күрсәтергә кирәк. Татар халкының тарихи ватаны булган Татарстан Республикасы билгесе белән 200 сумлык купюрларны чыгару өчен тавыш бирүегезне сорыйбыз Казан калабызга уңышлар телибез!