200 һәм 2000 сумлык яңа банкноталарда басылачак шәһәр күренешләре өчен үткәрелгән бәйгедә Казан Кремле һәм Казан (Идел буе) федераль университеты финалга чыкты.

2016 елның 23 сентябре, җомга

5 сентябрь көнне конкурсның соңгы, өченче этабы башланды. Иң күп тавыш җыйган ун шәһәр арасыннан ике җиңүчене сайлап алырга туры киләчәк. 7 октябрьгә кадәр Твоя-Россия.рф сайтында тавыш бирү барачак. 1 октябрь – “Ачык ишекләр көне”ндә Россия банкының теләсә-кайсы бүлегенә барып, анда да анкета тутырып тавыш бирергә мөмкин. Россия Үзәк Банкының яңа купюралар чыгарачагы быел апрель аенда билгеле булды. Яңа банкноталар 2017 ел ахырында кулланышка керергә тиеш .Максабаш балалар бакчасы коллективы һәм әти-әниләр дә тавыш бирүдә актив катнашты.  Казан өчен тавыш бирик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International