Яктылык кайтаручы тамгалар

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Республикада балалар катнашында төрле юл һәлакәтләре булып тора. Балаларның иминлеген саклау максатыннан, Олы Мишә урта мәктәбенең  барлык укучыларына яктылык кайтаручы тасмалар һәм тамгалар булдырырга киңәш ителде. Хезмәт дәресләрендә пластик шешәләрдән, яктылык кайтаручы кәгазьдән беләзекләр ясалды. Сыйныф сәгатьләрендә яктылык кайтаручы тасмалар һәм тамгаларның әһәмияте турында әнгәмәләр  үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International