Агымдагы елның 24сентябрендә "Казан" агросәнәгать паркында мәктәп, көллият, өстәмә белем учреждениеләренең һәм техникум укучыларының республикакүләм авыл хуҗалыгы эшләнмәләре ярминкәсе үзды. Бу чарада Балалар иҗат үзәге коллективы авыл хуҗалыгы эшләнмәләре, бакча өчен товарлар, тегү, пешекчелек эшләнмәләре, көн-күреш кирәк-яраклары тәкъдим итте. Шулай ук, ярминкәдә яшь осталарның үз куллары белән ясалган эшләнмәләрен дә алырга мөмкин иде.
Ярминкәдә Тататрстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең урынбасары Римма Ратникова һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Шулай ук, 38 районнан килгән белем бирү оешмалары үз продукцияләрен шәһәр халкына тәкъдим итте.
"Һәрбер район үзенең җитештермәләрен тәкъдим итү белән генә чикләнмичә, укучылар әзерләгән иҗади номерлар да күрсәтте. Чып-чын бәйрәм килеп чыкты",- дип искәртте министр.