22-24 сентябрь көннәрендә Владикавказда билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты узды.

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

Татарстан көрәшчеләре чемпионатта уңышлы чыгыш ясады. Алар арасында Теләче спорт мәктәбе укучысы- Динар Кәримуллин. Ул билбаулы көрәшнең ирекле стилендә 68 кг үлчәү авырлыгында 1 урын яулады. Теләчедән Артур Зөлкәрнәев 2 урын яулады, ә Раил Нургалиев үз авырлык үлчәвендә классик стильдә 1 урынны яулап, чемпион булып танылган.

Җиңүчеләр декабрьдә Чаллыда узачак дөнья чемпионатында ил данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International