Һәр елны яз-көз айларында әйләнә-тирәне чистарту, төзекләндерү буенча өмә үткәрү матур традициягә әверелде. "Зеленая Россия" Бөтенроссия экологик шимбә өмәсендә безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасы коллективы да актив катнашты. Өмә дәвамында бакча территориясе чүпләрдән чистартылды, чәчәк орлыклары җыелды, яшелчә бакчасында җыештыру эшләре башкарылды.